Әлмәт таңнары

Электр энергиясенә бәяләр

Электр энергиясе белән тәэмин итүче "Татэнергосбыт" ААҖ бу көннәрдә үзенең кулланучылары белән күчмә киңәшмәләр уздыра. Әлмәттә дә сишәмбе көнне шундый киңәшмә булып үтте.

Анда 2012 елда электр энергиясенә булачак тарифлар үзгәреше хакында сүз барды. Быел Яңа ел бәйрәмен тыныч күңел белән каршылаячакбыз. Ник дигәндә, гадәттә яңа елга яңа тарифлар белән аяк баса идек. Ә бу юлы коммуналь хезмәт- ләргә тарифлар 2012 ел башында ук "сикерми". Җитәкчелек бәяләрне көйләү системасына традицион якын килүне үзгәртеп, газ һәм электр энергиясенә бәяләр һәм тарифлар үсешен индексацияләүне ел уртасына күчерергә карар иткән. Белгәнебезчә, бу чорда нигездә коммуналь хезмәтләрне куллану бераз кими төшә. Һәм шуңа күрә дә тарифлар үсеше әллә ни нык сизелмәячәк. Тарифлар индексациясенең мондый яңа системасы 2012 елдан эшли башлаячак.
Алдан шуны бәян итеп узасы килә, "Татэнергосбыт" ААҖнең электр энергиясен һәм егәрлекне күпләп сату базарында сатып алу бүлеге начальнигы Э.М.Майнакский журналистларга биргән интервьюсында үзгәрешләрнең кулланучылар файдасына булуын билгеләп үтте. Аның искәртүенчә, 1 гыйнвардан 6 яңа категория пәйда булачак. Кулланучы - юридик зат алар арасыннан үзенә бәяләрнең оптимальрәк булган вариантын сайлап ала алачак. "Моннан тыш 2011 елның 4 ноябрендә чыгарылган "Электр энергиясен ваклап сату базарында поставкалаучылар һәм кулланучылар арасындагы мөнәсә-бәтләрне камилләштерү максатыннан РФ хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында"гы 878 нче карар ваклап сату базарында факттагы егәрлекне исәпләү тәртибен төптән үзгәртә. Ул шулай ук, безнеңчә, кулланучылар өчен бәяне киметүгә китерә", - диде ул. Халык өчен каралган тарифларга килгәндә, Эльдар Маратович электр энергиясенә бәяләрнең 1 июльдән артачагын, 2011 ел белән чагыштырганда үсешнең якынча 6 процент тәшкил итәчәген белдерде.
Бүген 1 кВт/сәгатьнең бәясе 2 сум 43 тиен тора. 1 июльдән ул 2 сум 57 тиен булачак. Дифференцияле диапазонлы счетчиклары булган кулланучылар өчен исәпләү тәртибе быелгы кебек үк калачак. Төгәлрәк әйтсәк, алар көндез кулланган өчен тулы тариф буенча түләячәк, ә төнге тарифка булган 50 процентлы ташлама шул килеш сакланачак.
- Юридик затлар өчен зур мөмкинлекләр туды. Әгәр кулланучыга бәя категориясе ошамаса, ул аны расчет чорында 10 эш көне алдан кисәтеп, алыштыра ала. Хәзер барысы да кулланучыдан тора. Үзенең оптималь тарифын ни рәвешле сайласа, электр энергиясенә дә шул рәвешле түли, - дип аңлатты Э.М.Майнакский.
Мәгълүм булганча, бүген бөтен электр энергиясе күпләп сату базарыннан сатып алына. "Татэнергосбыт" җәмгыяте дә кулланучыларга тәкъдим итә торган электр энергиясен шуннан сатып ала һәм гарантия бирә торган поставкалаучы булып исәпләнә. Киңәшмәдә җәмгыятьнең Әлмәттәге филиалы хезмәтләреннән файдаланучы предприятие вәкилләре катнашты. Аларга бәяләрнең ничек формалаштырылуы турында белешмә бирелде, республикадагы энергия системасының эшчәнлеге һәм башкалар бәян ителде.
И.Апачаева

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров