Әлмәт таңнары

Дәвамчылары да зур шәхесләр

Күренекле мәгърифәтче, педагог, әдип, дин әһеле, мәшһүр якташыбыз Ризаэддин Фәхреддиннең тууына быел 160 ел тулды. Әлеге уңайдан төбәктә шактый чаралар уздырылды. Шимбә көнне галимнең туган авылы Кичүчатта оештырылганы башкаларыннан аерылып торды.

Илебезнең төрле почмакларына сибелгән туганнар очрашуы булды ул. Кичүчатка Ризаэддин Фәхретдиннең әтисе һәм әнисе, үзенең җәмәгате Нурҗамал ягыннан булган туганнары чакырылган иде. Кайберләре бер-берсен ныклап белмәсәләр дә, кочаклашып, үтә җылы күрештеләр. Авылга керү белән кунаклар иң беренче итеп музейга ашыкты.

- Карагыз, минем дә фамилия монда, - шәҗәрә агачын караганда әйтелгән бу сүзләрдә горурлык та сизелде.

Музейда элек тә булуларына карамастан, янәдән кызыксынып, экспонатлар белән танышу озак дәвам итте. Мирасы бай олуг галимебезнең. Музей директоры Диләрә Гыймранова әйтүенчә, экспонатлар арта бара. Ризаэддин Фәхреддиннең эш өстәлендә «Шура» журналы төпләмәсе ята. Аны якташыбызның энесе Салих Кичүчатта яшәгәндә яздырып алдырган һәм авылдашларына да укыган була. Репрессия елларында үзе белән алып киткән журнал музей ачылганда янәдән бирегә әйләнеп кайта. Биредә заманында Согуд Гарәбстаны короленең Ризаэддин Фәхреддингә бүләк иткән әйберләре дә саклана. Олуг затыбызның бүгенге көнгә кадәр тәрҗемә ителмәгән кулъязмалары да бар һәм алар Уфа, Санкт-Петербург архивларында урын алган икән. Туганнары килгән саен берәр экспонат бүләк итеп китә.

- Мин Ризаэддин Фәхреддиннең дүртенче буыны булам. Мәскәүдән бирле кайттым. Бирегә килгәч, күңелем ял итә, җаныма сихәт алам. Туганнарны белми идем, баксаң, без бик күп икән, - диде физика-математика фәннәре кандидаты, МГТУ доценты Гариф Соловьев. Сүз уңаенда, буынны дәвам итүчеләр арасында галимнәр, күренекле сәнгать һәм башка өлкә әһелләре күп.

Людмила Еникеева - Ризаэддин Фәхретдиннең кече улы Сәгыйть ягыннан булган оныкчасы. Әлмәтлеләргә бабайларының исемен мәңгеләштерүләре, нефтьчеләрнең аның китапларын яңартулары һәм шушындый чаралар оештырганнары өчен иксез-чиксез рәхмәтле алар да. Казанның бер урамы да хәзер Ризаэддин Фәхреддин исемен йөртә башлаган.

Очрашуның тантаналы өлеше бөек шәхесебезнең һәм аның әрвах булган якын туганнарының рухына дога кылудан башланды. Мәдәният идарәсе начальнигы урынбасары Эльмира Хәсәнова кунакларга музейны уникаль экспонатлар белән тулыландырып торганнары өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде. 1995 елда ук төзелгән музейда бүген кысанрак. Нефтьчеләр ярдәме белән бинаны зурайту турында сүз бара. Кичүчат авылы җирлеге башлыгы Равил Шәйхетдинов та музейның буыннар өчен бик кирәк булуын ассызыклап, төзелеш эшләрен көтүләрен җиткерде.

- Бүген шулай җыелуыбыз юкка түгел. Һәркем үзенең тамырларын белергә тиеш. Шәҗәрә төзү - зур эш. Сез дә аны дәвам итеп, буыннан буынга тапшырып барыгыз, - дип мөрәҗәгать итте кунакларга Диләрә Гыймранова.

Беренче шәҗәрәне Казанда Ризаэддин Фәхреддиннең оныгы Арслан Шәрәф һәм Марсель Әхмәтҗанов кулдан ясаган булганнар. Аннан бу эшкә Рәфкать Шаһиев белән Самдун Фәрхетдинов үз хезмәтләрен керткән. Мирас туплау бүген дә дәвам итә. Музей җитәкчелеге Ризаэддин Фәхреддин гаиләсенең фотоальбомын бастырып чыгарган, музей экспонатлары каталогын да аерым китап рәвешендә нәшер итү дәвам итә. Шулай ук башка басма әйберләр дә зур әһәмияткә ия. Бүген дә тәрбия өлкәсендәге тәкълимәт-нәсихәтләре киң кулланыла. Музей түгәрәгенә йөрүче балалар да аларны теләп өйрәнәләр.

Кунаклар бу көнне зиратта да булдылар. Монда Ризаэддин Фәхреддиннең әти-әнисе, туганнары җирләнгән. Музей алдындагы наратларны аның әти-әнисе утырткан булган. Әлеге агачлар башкаларыннан нык аерылып тора. Зиратта да нәкъ шундый ук наратлар үскән каберлекләр бар.

Быел мәшһүр якташыбыз рухына атап, корбан чалынган. Аралашу корбан ашында да дәвам итте. Көн кичкә авышса да, туганнар таралырга ашыкмады, алар янәдән музей буенча сәяхәт кылды.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: