Әлмәт таңнары

Әлмәттә ярминкәләр дәвам итә

24, 25 сентябрьдә "Көнбатыш" сәүдә ком- плексы территориясендә социаль түбән бәяләрдә авыл хуҗалыгы продук- циясе сату буенча көзге ярминкәләр башланып китте. 1, 2 октябрь көннә- рендә булган ярминкәләр исә Өлкәннәр көненә багышланды. 1 октябрь көнне ярмин- кәдә Әлмәт муниципаль районы башкарма коми- теты җитәкчесе Мәҗит Салихов, аның авыл җирлекләре белән...

24, 25 сентябрьдә "Көнбатыш" сәүдә ком- плексы территориясендә социаль түбән бәяләрдә авыл хуҗалыгы продук- циясе сату буенча көзге ярминкәләр башланып китте. 1, 2 октябрь көннә- рендә булган ярминкәләр исә Өлкәннәр көненә багышланды.
1 октябрь көнне ярмин- кәдә Әлмәт муниципаль районы башкарма коми- теты җитәкчесе Мәҗит Салихов, аның авыл җирлекләре белән эшләү буенча урынбасары Алек- сей Грушин, авыл хуҗа- лыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Из- вил Габдрәкыйпов, соци- аль яклау идарәсе на- чальнигы Закирҗан Ша- кирҗановлар булды.


Ярминкәгә Токарликов исемендәге ААҖ, "Союз-Агро" ААҖ, "Бишмунча", "Чагылтау", "Урсалы", "Чулпан", "Чишмә", "Зәй" ҖЧҖләре, Нуриев шәхси предприятиесе, "Ярыш" ҖЧҖ, Яшанин крестьян-фермер хуҗалыгы һәм башкалар үз продук- цияләрен алып килгәннәр иде. Райпо, икмәк комби- наты, республикабызның башка районнарыннан һәм якын чит илләрдән килгән ваклап сату белән шөгыльләнүче кайбер эш- мәкәрләр дә коммерция бәяләре белән үз про- дукцияләрен тәкъдим иттеләр.
Базар администра- циясе пенсионерлар өчен махсус бүләк - бәйрәм уңаеннан сый да әзер- ләгән иде. "Яшь гвардия" волонтерлары исә өлкән яшьтәгеләргә сатып алган әйберләрен өйләренә ка- дәр кайтарырга ярдәм иттеләр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый ярминкәләр октябрь ае азагына кадәр дәвам итәчәк.
Л.СИБГАТУЛЛИНА. М.Фарукшин фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров