Әлмәт таңнары

Дала Зәен үзгәрешләр көтә

Мәгълүм булганча, быелгы язгы ташу вакытында Дала Зәе елгасы ярларыннан чыкты һәм якын-тирәдәге торак йортларны басты. Мондый очрак киләчәктә кабатланмасын өчен калабыздан агучы Дала Зәе елгасы төбен тирәнәйтү, су юлын үзгәртү буенча эш алып барырга карар ителгән. Дүшәмбе көнне проект тагын бер кат тикшерелде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильвир Габдуллин проект-смета документлары эшләүгә бәйге игълан ителүен, аны "Геотехнология" ҖЧҖ отуын җиткерде. 22 октябрьдә бу мәсьәләгә багышлап ачыктан-ачык тыңлаулар үткәрелгән. Җәмгыять директоры Рамил Гыйльманов әйтүенчә, проект эшләре тәмамлану алдында. Участок Әлмәт сусаклагычыннан алып Урсалада Зәй елгасы аша салынган автомобиль күперенә кадәрге араны үз эченә ала. Рамил Дамирович елга төбенең үлән, куаклык белән нык үсүен, рельефы бозылган булуын билгеләп үтте. Киңәшмәгә төрле служба вәкилләренең чакырылуы тикмәгә түгел икән - биредә җир асты һәм җир өсте коммуникацияләре дә күп. Болар - нефть, газ, суүткәргечләр, ЛЭП һәм башкалар. Проектны тормышка ашырганда аларның бер өлешен коммуникацияләр хуҗалары хисабына күчерергә туры киләчәк.

Проект белән якыннан таныштырып, Рамил Гыйльмнов аның карарының нигездә елга төбен чистартудан, ярны ныгытудан, елга юлын үзгәртүдән гыйбарәт булуын искәртте. Иске юл яңасыннан алынган җир белән күмеләчәк. Ярлар шулай ук ташлар белән ныгытылачак. Проектта гамәлдәге бетон сукүтәрткеч плотинасын, кулланылмый торган насос станциясен, җәяүлеләрнең ике күперен демонтажлау да каралган. Смета бәясе 135 миллион сум тирәсе тәшкил итә.

Шунысын да искәртеп узасы килә, проект рәсми мәгълүматларга таянып эшләнгән. Киңәшмәдә аның буенча төрле фикерләр белдерелде. Арада планлаштырылган эшләр проблеманы тулысынча чишәр микән дигән шик-шөбһә җиткерүчеләр дә булды.

Экология департаменты директоры Альберт Маликов азактан журналистларның сорауларына җавап биреп, әлеге проект белән федераль максатчан программага эләгергә теләүләрен хәбәр итте. "Дәүләт экспертизасына кадәр аңа башта Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы экспертизасы үткәрелә. Алар флора һәм фауна өчен зыянны саныйлар, башка якларны исәпкә алалар. Кыскасы, җентекле, һәръяклап тикшерү уздырыла", - диде ул.

Ирина Апачаева

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров