Әлмәт таңнары

Бишмунча үлеп бара? Булмас ла!

Тарих битләренә күз салсаң, Бишмунча авылына 1737 елда нигез салына. XVIII гасырның 30-40 нчы елларында көчләп чукындырудан качып килгән Ярмөхәммәт карт, аларга ияргән тагын өч гаилә урманга сыенган аулак урынны үз итә.

Ярмөхәммәтнең кызы башкорт егетенә кияүгә чыгып шунда төпләнә, шулай итеп биредәге биш йорт таулар-инешләр арасына сыенып утырган Бишмунчага исем бирүдә сәбәпче була.

Безнең көннәргә кадәр сакланып килгән кайбер документлар буенча кайчандыр авылда өч мәчет булганлыгы, ә 1868 елда ир балалар өчен беренче мәдрәсә салынуы, 1910 елда Кашшаф мулла тарафыннан кыз балаларны укыту да гамәлгә куелганы билгеле.

Киләчәгебез - балаларда

Ул вакыттан соң күпме сулар аккан. Бишмунчалыларны мәгърифәтле итү биредә совет чорына кадәр дә, аннан соң да тукталмаган. Бүген исә Бишмунчада урта мәктәп дүртьеллыкка калдырылып, авылның 31 укучысы Яңа Нәдердә укып йөри. Әйтергә кирәк, уку-укыту системасындагы бу үзгәрешләр авыл халкын борчуга сала. Соңгы ике елда шәһәргә күченгән кайбер гаиләләрнең бу адымга баруы нәкъ менә үз авылыңдагы тугызъеллык булса да мәктәпнең булмавы икән. Авылга кыска вакытлы сәяхәт барышында очрашып сөйләшкән бишмунчалылар шулай ди.

Әлфия Гыйләҗева, элеккеге укытучы, өч бала анасы:

- Хәлнең мондый торышы авылыбызның һәр гаиләсенә кагыла торгандыр. Безнең өч улыбыз бар, олысы ике ел Нәдергә йөрде, Ходайга шөкер, хәзер укуын көллияттә дәвам итә. Икенчесе быел 4 нче сыйныфта, киләсе елдан Нәдер юлларын таптый башлаячак. Борчылам. Әгәр дә мәктәп ябыласын алдан белсәм, өченче улымны табарга җөръәт итәр идем микән дип уйлаган чакларым да бар хәтта. Өстәвенә, декреттан соң үзем кыскартылуга эләктем. Патриотик тәрбия, патриотизм дип сөйләргә яратабыз, ә мәктәпләр ябыла. Йөрәк әрни, бик әрни!..

Гөлнара Зарипова:

- Бирегә Азнакай районыннан килен булып төштем, ул вакытта тугызъеллык мәктәп бар иде. Авыл зур, төзек, матур, шуңа күрә бик теләп биредә төпләнеп калдык. Хәзер кызыбыз Ралинага 3 яшь, тиздән аңа да мәктәпкә. Хәзер инде шәһәргә күченү хакында уйлана башладык.

Альфира Хаҗиева:

- Балаларым, Аллага шөкер, биредә укыдылар, хәсрәт белмәдек ул чакта. Инде балдан татлы оныкларым дөм караңгыда чыгып китәләр, кичсез кайтып кергәннәре юк. Тиздән тагын икесе Нәдергә китәчәк - ут йотып тор инде шулар өчен! Ике катлы мәктәп гөрләп тора иде, бөтен түгәрәкләр эшләде, ике киленем шунда хезмәт куйды, хәзер менә эшсез калдылар, авыл үлеп бара...

Рәсим Хаҗиев, 6 нчы сыйныф укучысы:

- Нәдердә начар түгел түгелен, шулай да минем үз авылымда укыйсым килә. Иртәнге алтыда торасы, кайтырга бик озак, көндезге өчтә яки кичке дүрттә генә өйдә булабыз. Апама рәхәт, ул тугызны авылда тәмамлый алды. Минем иң зур хыялым - туган авылымда уку.

Авыл җирлеге башлыгы урынбасары Римма Хәлимуллина белән мәктәп янына узабыз. Кирпечтән төзелгән ике катлы уку йорты. Дүрт сыйныфта 24 бала белем ала икән. Алар өчен беренче кат та җитә, әмма җылыту системасын "бүлеп" булмый бит, икенче кат юкка җылытыла. Шунлыктан тәрәзәләр дә беренче катта гына алыштырылып, читтән үк мәктәпнең ярымятимлеге кычкырып тора. Хәер, ятимлек ярты төшенчә була алмый шул...

Бер-береңне аңлау кирәк

Мәктәп язмышына уфтанып, Римма ханым белән сүзебезне авылның башка борчу-мәшәкатьләре, шул ук вакытта шатлык-куанычлары хакында да дәвам итәбез. Урамның чисталыгына ишарә итеп, көнкүреш калдыкларын җыю алымы белән кызыксынам.

- Чүп түгү әйбәт оештырылган бездә, халык белән килешүләр төзелгән. Аена ике тапкыр якшәмбе көнне шәһәрдән махсус машина килеп алып китә. Шулай да бер сыер бөтен көтүне, дигәндәй, берничә гаилә аларның хезмәтеннән файдаланмауны сәбәп итеп, акча түләргә теләми. Шулар аркасында киң урамнарыбыз, чишмә буйлары чүпләнә - авылны бизәми инде бу... Ә менә аңлаган кеше рәхәтләнеп файдалана хезмәттән, - ди Римма ханым, газета битләре аша туң йөрәкләрнең күңелен йомшартырга теләп.

Авылдашларыңа күтәрелеп бәрелеп булмый шул. Югыйсә, андыйларга карата штраф салынырга тиеш. Ә безнең татарда ипләп күнеккәннәр: ташка - аш. Менә бит сарыкларын көтүгә чыгармаучылар да һаман иркенләп яши. Суны да юкка агызучылар бар икән. Авыл җитәкчелеге сүзләре буенча, Бишмунчага су үз агымы белән Кама-Елгадан килә, өйләргә ул насос ярдәмендә җибәрелә. Ләкин суны йортларына кертмәгән кайберәүләр җәен тәүлек әйләнәсе бакчага су сибеп, кышын колонкалар туңмасын өчен краннарын ачып куеп түбән оч, Чапаев урамы халкын интектерәләр икән.

Сыерлы йорт - сыйлы йорт

Элек-электән бишмунчалылар мал-туар асрап кәсеп иткән, шуңа күрә мал җанлы халык республикада бирелә торган шәхси хуҗалыкларны үстерү кредит программасыннан рәхәтләнеп файдалана. Быел да биредә 15 кредит рәсмиләштерелгән. Бүген авылда теркәлгән 63 сыер 303 хуҗалыкны туендыра. Шулай итеп, сөтне кая куям диясе юк - күршеләр алып тора, өстәвенә дәүләттән субсидия килә, бер сүз белән әйткәндә, тормыш уңганнар кулында.

Юллар, юллар..

Юллар Ходайга шөкер диярлек биредә. Бишмунча белән Кама-Исмәгыйль арасындагы кыска юл озак еллар дәвамында күпләргә тынгы бирмәгән. Авыл җирлеге башлыгы Ришат Фазлыев тырышлыгы белән быел, ниһаять, төзелеш тәмамланган. Бакчасарай белән Ак-Чишмәдә дә юлларга таш түшәлгән, урамга яктырткычлар да урнаштырылган, димәк, авылда яши белүчеләргә дә рәхәт көн җиткән.

Рәдифә Ногманова

Автор фотолары

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 8 мая 2018 - 08:42
    На ЧМ-2018 в Казани пройдет 30 концертов
  • 3 мая 2018 - 11:25
    КАК ВЕСТИ СЕБЯ НА СТАДИОНЕ
Ночной режим