Әлмәт таңнары

Бишмунча авыл җирлегендә урнашкан “Чулпан” хуҗалыгы базасында традицион комбайннар парады узды

Шулай итеп биредә урып-җыю эшләренә старт бирелде. Парадта механикалаштырылган отрядның 10 комбайны тәкъдим ителде. Быел уракка барлыгы 115 техника төшәчәк.

Өйгә тәмле-татлы ис таратып әни мичтән ипи чыгара. Күпереп пешкән ай сыман түм-түгәрәк тә, кояш нурларының үзен сеңдергән төсле алсу-көрән. Пешә-пешә, ләкин бик кадерләп әбисенең истәлеге итеп саклаган киндер тастымалга салуга ук тормышның бөтен, елларның имин килүенә өмет баглап шөкерана итә. Кибән башына өмет итеп өстәл тирәли җыелган без, балаларга, елмаеп күз ташлый да, дәшми генә күкрәгенә куеп, һәр бөртегенә чаклы кадерләп кисә башлый. "Менә, балалар, дөньяның бөтен рәхәте өстәлебездә икмәк булуда. Ипине кадерләгез дә, һәрвакыт аны үстерүчеләргә рәхмәтле булыгыз!"

Балачак хәтирәсен уятып басуларда иген өлгерде. Тиздән, бик тиздән алтынга тиң бөртек келәтләрне тутырыр да, халыкка тук тормышка өмет уятып өстәлләребезгә мөрәвәтле ризык булып килер. Ә аңа чаклы иген культурларын түкми-чәчми җыеп аласы бар.

"Чулпан" хуҗалыгында узган традицион комбайннар парадында бу хакта да сүз барды. Белгечләр фикренчә, елның коры килүе сәбәпле, быел әлләни зур уңышка өмет итеп булмый, тик булганын да вакытында һәм югатлуларсыз җыярга кирәк.

Чарада район башлыгы Мәҗит Салихов, башкарма комитет җитәкчесе Марат Гыйрфанов, авыл хуҗалыгы һәа азык-төлек идарәсе җитәкчесе Извил Габдрәкыйпов, белгечләр, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм башкалар катнашты. Алар икмәк кабул итү пунктында урнаштырылган комбайннарны карап чыкты, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча барлык төр техникада булырга тиешле порошоклы янгын сүндерү җайланмаларының эш җае белән танышты.

- Куркынычсызлык кагыйдәләре өтер-ноктасына кадәр төгәл үтәлергә тиеш, - дип ассызыклады район башлыгы хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләренә мөрәҗәгать итеп.

Извил Габдрәкыйпов сүзләренчә, бүген район хуҗалыкларында һәм мехникалаштырылган отряд белән берлектә 115 комбайн исәпләнә. Алар барысы да диярлек яңартылган. Шуларның 85 енә җаваплы оешма тарафыннан рөхсәт талоны бирелгән. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә 50 мең гектар мәйданнан бөртекле культура - бодай, арыш, арпа, солы җыеп аласы бар.

- Урак өстендә 20 белгечне Россиянең төрле төбәкләреннән чакыртып китердек, 10 кешене "Татнефть" ААҖ оешмалары бүлеп бирде. Калганнары үзебезнең белгечләр һәм без аларның уңышлы эшләве өчен барысын да эшләргә әзер, - диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы һәм башка еллардагыча хуҗалыкларның ташламалы бәядән ягулык белән тәэмин ителүләрен хәбәр итте.

Барлык эре хуҗалыкларда да диярлек басуда эшләүчеләрне көндезге һәм кичке аш белән тәэмин итәчәкләр, шул ук вакытта аларны премияләү системасы да сакланачак. Алдынгыларны акчалата бүләкләү хуҗалыкларның үз фондыннан тыш, район бюджетында да каралган.

- Урак өсте җитүгә, күңелем басуда минем, шуңа инде икенче ел рәттән чираттагы ялымны комбайнда эшләп уздырам, - ди нефть оешмасында машина йөртүче Шамил Алимов. Үзенә ярдәмче итеп кече улы Ранилны да ала икән.

- Бергәләп эшләгәндә күңеллерәк тә, улым да эшкә өйрәнә тора, - дип дәвам итә кайчандыр авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән белгеч. - Аннары, гаилә бюджетына өстәмә керем ярап тора бит.

1 июльдән әтисе белән эшкә керешкән Ранил башта оялып торса да, үз җилкәсенә төшкән эшнең асылын аңлатып бирде.

- Минем бурыч - комбайндагы приборларны күзәтү. Кайвакыт, әтине ял иттерергә тырышам. Әле иртәнге сигездә башлыйбыз эшебезне, инде бик тиздән, уракка төшкәч, иртәрәк керешергә, соңрак тәмамларга туры киләчәк, - ди балачактан техника белән мавыккан егет. Алга таба Габдрахман урта мәктәбе укучысы язмышын авыл хуҗалыгы белән бәйләргә тели.

Ә менә шулай ук әтисенең уң кулы булган Миләүшә Мостафина "Чулпан" җәмгыяте алдынгы механизаторы Марат Мостафинның олы кызы, Лениногорск нефть техникумының 3 нче курсын тәмамлаган. Программист белгечлегенә укучы кыз белемен компьютерлаштырылган New Holland (Нью Холланд) комбайнында куллана да инде. Миләүшә 3 сыйныфтан ук әтисенә ияреп басуга йөри, соңгы 3 елын туган авылы басуларында иген ура.

- Узган ел 70 меңгә якын акча эшләдем, аны укырга тоттым, шулай ук автомобиль йөртү таныклыгы алу бәхетенә дә ирештем. Хәзер буш вакытларымда әтинең машинасында җилдерәм, - ди кыз.

Кызы белән чиксез горурланган Марат абый да үзенең дәвамчысы булына куана.

- Ике кызым, бер улым бар, барысы да эшкә уңганнар, - ди ул.

- Икмәкнең ничек табынга килгәнен бәләкәй чактан ук бабайдан, әтидән күреп устем. Безне - 3 баланы да эшкә өйрәткәне өчен әтигә зур рәхмәт, - дип әтисе сүзен дәвам итеп өстәп куя комбайны тирәсендә мәш килгән Миләүшә.

- Мондый команда белән эшләргә була, Аллага шөкер, елына күрә уңышы да ярыйсы күренә, ничек тә җиңеп чыгарбыз, - дип сүзгә кушыла "Чулпан" ҖЧҖ директоры Минфаяз Илалов.

Хуҗалыкта 3700 гектар сөрүлек җир исәпләнә, шуның 1750 гектары - иген басуы.

- Көздән 350 гектаров арыш, 300 гектар бодай чәчкән идек. Барысы да әйбәт кышлап, зур уңыш алырга өмет уята. Белгечләр санаган биологик уңыш гектарыннан 30-35 центнер күрсәтә. Узган ел яңартылган люцерна мәйданы 600 тонна печән, тиешле дәрәҗәдә сенаж әзерләргә мөмкинлек бирде. Былтырдан калган азык запасы белән бергә кышка курыкмыйча керергә була, - ди Минфаяз абый.

Икенче кабат өлгергән күпьеллык үлән культурасы бүген 1100 баш мөгезле эре терлекне (шуларның 370 е савым сыеры) ашата.

- Дөрестән дә, биредә зур уңышка өмет итәргә була, ник дигәндә, алар көзге культураны һәрвакыт парга калдырган мәйданга чәчә, - ди идарә җитәкчесе Извил Габдрәкыйпов. Райондагы хуҗалыкларның 90% пар җирләре бар, Бишмунчадагы кебек аны күпләп калдырып, агротехник кагыйдәләрне төгәл үтәүчеләре сирәк. Ә бит берничә елга сузылган коры климатта монсыз мөмкин түгел. Без нинди шартлар булуга карамастан югары уңыш алырга өйрәнергә тиеш.

Бу фикер уңыш күләмен арттырырга мөмкинлек бирүче биологик препаратлар белән танышкан вакытта да яңгырады.

Моннан тыш семинар-киңәшмәдә катнашканнарга автоүлчәүнең дөрес көйләнгән һәм техник яктан төзек булу мөһимлегенә дә игътибар бирүләрен сорадылар. Бу икмәкне дәүләткә тапшырганда аңлашылмаучанлык килеп чыкмасын өчен эшләнергә тиеш.

Икмәк кабул итү ноктасында башланган очрашу Бишмунча авылы Мәдәният йортында дәвам итте. Аның барышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт ЮХИДИ бүлеге, мәшгульлек үзәге вәкилләре дә чыгыш ясады. Семинарда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп район башлыгы урып-җыю чорында авыл хуҗалыгы предприятеләренә ярдәм итүләрен сорады.

- Бер генә чор бу, ипиле буласыбыз килсә, бергәләп тир түгәргә туры киләчәк. Урактан тыш, яфрак азык, дару үләннәре әзерләүдә дә ярдәм кирәк, - диде ул.

Мәҗит Салихов сүзләренчә, бүген авыл хуҗалыгы предприятиеләренә ярдәмгә башкарма комитеттан вәкаләтле вәкилләр билгеләнгән. Алар хуҗалыкларга кулдан килгәнчә ярдәм итеп торырга тиеш булалар.

- "Чулпан" хуҗалыгыннан күренгәнчә, ә биредә әзерлек зур, бүген булмаса, иртәгә уракка төшәбез. Көнне-төнгә, төнне-көнгә ялгап, уңышны югалтуларсыз җыеп алырга тиешбез. Икмәкне җыеп урнаштыргач кына нәтиҗәләр ясалыр. Хәерле сәгатьтә! - диде район башлыгы.

Рәдифә Ногманова

Автор фотолары

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: