Әлмәт таңнары

Бүген Яшьләр бистәсендә зур бәйрәм [+ФОТОЛАР]

Бу көнне Яшьләр бистәсендә яшәүчеләр зарыгып көтте. Ниһаять, алар урамында да бәйрәм һәм ниндие әле!

Республиканың «Авыл клублары» программасы һәм «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» проекты буенча уздырылган капиталь ремонттан соң клуб танырлык та түгел. Бистә халкының шатлыгын уртаклашырга Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм министрлыклардан да килгән иделәр. 
Клублар – авыл халкын туплап, очраштырып, аларны рухландырып торучы мәдәният учагы ул. Җыеннар да, җыелышлар да, бәйрәмнәр дә шушында уза. Эш җанлы оештырылганнарының көне буена ишеге ябылып тормый, яшьләр дә, өлкәннәр дә клубка ашыга. 
Соңгы елларда клубларны яңарту бара. 2012 елда Татарстанда «Авыл клублары» программасы гамәлгә куелды. Аның кысаларында безнең районда да Югары Мактама, Чупай, Илтән-Бута, Елховой, Кәләйдә 5 күпфункцияле үзәк төзелде, Тайсуган, Клементейкино клублары ремонтланды. Үзгәреш җилләре Яшьләр бистәсенә дә килеп җитте. Авыл Советын, музей, картиналар галереясын, китапханәне һәм ирекле янгын отрядын үзенә сыендырган клуб бинасы соңгы елларда җимерелә башлаган иде инде. 1988 нче елларда ук кулланылышка тапшырылган клубка бер тапкыр да ремонт ясалмаган булган. Агымдагы елның мартында монда да капиталь ремонт башланды. Бу максатларга республика бюджетыннан 15 миллион сумнан артыклык акча бүлеп бирелде. Быел әлеге мәдәният учагына нигез салынуга 30 ел тула. Яшьләр бистәсе халкы туган көнгә бүген саллы бүләк алды. Кунаклар башта ике катлы бинаны карап, ремонтка бәя биреп чыкты. 
– Бу клуб кына түгел, иҗтимагый үзәк дияр идем. 2017 елда февральдә җыен вакытында сез клубка ремонт кирәклеген күтәреп чыккан идегез. Ул чакта туңып утырган идек. Республика программасы һәм нефтьчеләр ярдәмендә клуб танымаслык булып үзгәрде. Авылда 500 дән артык кеше яши. Алда авыл хуҗалыгын, фермерлыкны үстерү бурычы тора, – диде район башлыгы Айрат Хәйруллин. 
Ул Дәүләт Советы рәисенә бюджетта авылларның социаль үсешенә каралган сумманың кыскармавы өчен рәхмәтен дә җиткерде. Фәрит Мөхәммәтшин да авылларның әһәмиятен билгеләп үтте. Авыллар – безнең иң яхшы традицияләрне, гореф-гадәтләрне, телләрне саклаучы. Республика бюджетыннан финансланучы 30 дан артык программа эчендә авылларга кагылышлылары да күп. 
– Яңа ФАПлар, су һәм газүткәргечләр сузыла, юллар төзелә һәм башкалар эшләнә. Боларның һәммәсе дә авылда яшәүчеләргә киләчәккә ышаныч белән карарга мөмкинлек бирә. Эшсезлек мәсьәләсе дә хәл ителер дип уйлыйм. Шәхси хуҗалыкларга ярдәм итүче программалар Россиядә беркайда да юк, – диде Фәрит Хәйруллиович теләкләрен җиткереп. 
Бәйрәм бүләкләргә дә бай булды. Яшьләр бистәсе клубына Фәрит Хәйруллович музыка аппратурасы алуга 100 мең сумлык сертификат тапшырды. Җыр-бию белән ачылган клубта бәйрәм озак дәвам итте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: