Әлмәт таңнары

Бүген студент – иртәгә бизнесмен?

Югары һәм урта-махсус белем бирү йортлары студентлары арасында "Иң яхшы бизнес-проект" бәйгесе башкарма комитет бинасына финалистларны җыйды. Тугыз уку йорты вәкилләре тәкъдим иткән 24 проектның 6 сын гына жюри соңгы этапка уздырган.

Мәгълүм булганча, бизнес-проектлар бәйгесе беренче тапкыр 2011 елда оештырылды. Ул вакытта башкарма комитет вәкилләре уку йортлары җитәкчеләре белән очрашуда "төбәк икътисады һәм финансы тармагында студентлар бөтенләй катнашмый диярлек" дип искәрткән иде. Ул гына да түгел, "өметле" дигәннәренең мөмкинлекләрен тормышка ашырырга дип җирлектән читкә китүе турында борчылып сөйләделәр. Яшьләрдә эшмәкәрлек активлыгын үстерү, алардагы иҗади мөмкинлекләрне ачыклау, әлеге мөмкинлекләрен гамәлгә ашыруда булышу, студентларны көндәшлеккә сәләтле итеп әзерләү - Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты башлангыч биргән әлеге бәйгенең максаты шулай билгеләнде. Шунысы да игътибарга лаек, бу интернеттан күчерелгән бизнес проектлар конкурсы түгел. Аның шарты буенча проектлар җирлеккә юнәлдерелгән, биредә гамәлгә ашырырлык, төбәк эшмәкәрләренә яңа эш башларга ярдәм итәрлек булырга тиеш. Чөнки бүгенге көндә кече һәм урта бизнес өчен төрле программалар гамәлдә. Аларда катнашу өчен җиренә җиткереп эшләнгән бизнес-проектлар кирәк.

Оештыручылар - эшмәкәрлек үсешенә ярдәм агентлыгы вәкилләре билгеләп үткәнчә, ике ел рәттән бәйгедә катнашкан проектлар арасыннан тормышка ашырырдайларын, эшмәкәрләргә тапшырырлык дәрәҗәдәгеләрен билгели алмаганнар. Быел исә тәкъдимнәр, идеяләр әзерлекле, дөрес формалаштырылган булуы белән аерылып торган. Бу хакта бизнес-проектларны яклау этабы алдыннан башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Каюмов та ассызыклады. Сәнәгать, авыл хуҗалыгы, торак-коммуналь хуҗалык, халыкка хезмәт күрсәтү һәм социаль юнәлештәге проектлар әзерләү - бәйгенең төп шарты. Физик культура көллияте студентлары нәкъ менә соңгысы буенча эш иткән. Церебраль паралич белән авыручы балаларны су спорты белән тернәкләндерү - бизнес-проектларының асылы. Бәясе 428 мең 571 сум дип исәпләнгән проектны гамәлгә ашыру өчен көллият 128 мең сумнан артыграк сумманы үзе кертергә әзер. Калганын инвесторлар күтәрер дип фаразлый. Дөрес, бу идея белән "акча көрәү" мөмкин түгел. Бизнестан иң зур табыш авыру балаларның куанычы һәм ата-аналарның рәхмәте булыр. Шуңа күрә дә ул социаль юнәлешле проектлар исәбендә.

Икътисад, идарә һәм хокук институты студентлары яраксызланган шиннарны үтильләштерү бизнесын, мөгезле эре терлек белән шөгыльләнүче кече ферма төзергә киңәш итә һәм фәнни эзләнүләре белән алар бу эшнең отышлылыгын дәлилли.

Ятмаларның нефть бирүчәнлеген арттыру җайланмаларын гамәлгә куюның отышлы булуы турында тәфсилләп Әлмәт дәүләт нефть институты вәкилләре сөйләде. Алар бу җайланмаларын Бөгелмә механика заводында эшләтеп, "Нурлатнефть" карамагындагы ятмаларны үзләштерүче скважинада сынап та караган. АГНИның уку-мәгълүмат үзәге өлкән лаборанты Марат Юмадилов тарафыннан патент алган җайланманы нефть-газ чыгару идарәләренә ныклап тәкъдим иткәнче инструкция эшләтү зарури. Проект авторлары сүзләренчә, моны ТатНИПИнефть белгечләре эшли ала.

Комиссия кайсы проектларны нәтиҗәле дип табар да, кайсыларын гамәлгә ашыруга ярдәм итәр. Айрат Каюмов "иң отышлысын тормышка ашыруны үз күзәтүемә алам" дип вәгъдә итте. Җиңүчеләрне киләсе дүшәмбедә игълан итәчәкләр. Сүз уңаенда, бәйге нигезләмәсе буенча беренче урынга 15 мең, икенчегә 10 мең, өченче урынга 5 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылачак.

Ләйләгөл Минаева

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 8 мая 2018 - 08:42
    На ЧМ-2018 в Казани пройдет 30 концертов
  • 3 мая 2018 - 11:25
    КАК ВЕСТИ СЕБЯ НА СТАДИОНЕ
Ночной режим