Әлмәт таңнары

Без капчыкта ятмый

Кеше малына кул сузу, караклык, алдашу, бүгенге кебек тамыры нык булмаса да, элек тә күзәтелгән.

Илдә 1937 елның 16 мартында спекуляция һәм социаль милекне урлаучыларга каршы көрәш алып бару службасы төзелә. Ул башта, мәгълүм булганча, ОБХСС дип йөртелә, аннан ОБЭП, ягъни икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге итеп үзгәртелә. Быелдан әлеге бүлеккә салым буенча җинаятьләрне дә ачу йөкләтелә һәм аңа башка төрле исем бирелә. Бүген газета укучыларыбызга Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең Әлмәттә урнашкан бүлеге начальнигы Р.С.Минабетдинов белән әңгәмә тәкъдим итәбез. Рафикъ Сәгъдат улы җинаятьчеләргә каршы көрәшне 1988 елдан бирле алып бара. 1994 елдан ОБХССка җитәкчелек итә.

- Безнең республиканың көньяк-көнчыгыш буенча төбәкара бүлек 9 районга - Әлмәт, Сарман, Азнакай, Лениногорск, Баулы, Ютазы, Чирмешән, Норлат, Бөгелмә төбәкләренә хезмәт күрсәтә, - дип аңлатты Рафикъ Сәгъдатович. - Алга куелган төп бурыч коррупция белән бәйле авыр җинаятьләргә каршы көрәш алып барудан, барлык дәрәҗәдәге бюджет средстволарын яклаудан гыйбарәт. Кызганычка каршы, чиновниклар тарафыннан җинаятьләр кылынып торыла. Мәсәлән, гыйнвар башында Әлмәт территориясендә Зәй муниципаль районының мәгариф идарәсе начальнигын мәктәпкәчә учреждениеләрдә үткәрелгән ремонт эшләрен кабул иткән өчен ришвәт алганда тоткарладык. Актүбә психоневрология диспансеры баш табибы авыруларның ярдәмгә мохтаҗ халәтеннән файдаланып, аларның банктагы счетыннан акча алган һәм үз максатларында кулланган. Узган елга күз салсак, соңгы айларда Лениногорск нотариусына карата җинаять эше кузгатылды. Ул мираска документлар тутырганда ялган юл белән 120 мең сум акча алырга теләгәндә тоткарланды. Сарманның мәгариф бүлеге начальнигы уку йортларының берсендә укытучы булып исәпләнеп, законсыз эш хакы алып яткан. Ростехнадзорның баш инспекторы куркынычсызлыгын тикшермичә бораулау җайланмасын эшләтеп җибәрүгә рөхсәт бирүгә ришвәт алган. Суд приставларының төбәк бүлеге начальнигы да суд карары белән милеккә салынган арестны ришвәт алып гамәлдән чыгарырга теләгән. Әлмәткә килгәндә, "Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык" департаменты җитәкчесенә карата күпфатирлы торак йортка капиталь ремонтка бүленгән бюджет средстоволарын максатчан файдаланмаган өчен тикшерү алып барыла.

- Урындагы җитәкчеләрнең шушындый юлга баруынын сәбәбе нәрсәдә һәм коррупция белән бәйле җинаятьләрне нәрсә туктата ала дип уйлыйсыз?

- Бу инде иң беренче чиратта чиновникларның намусыннан тора. Аларның һәрберсе акча белән эш итә. Кайберләренең, нәфесләренә юл куеп, әлеге акчадан калҗа алып каласылары килә. Зур чиновникларның, мэрларның тоткарлануларын күреп, ишетеп торабыз бит. Кемдер бюджет акчасына бик кыйммәтле машина сатып ала, икенчеләр ремонт вакытында эш күләмен кыскартып, сыйфатсыз материал кулланып, шуннан экономия ясап, акча урлый. Мин мондый очракларга киртә кую өчен җәзаны катгыйлатырга кирәк дип саныйм. Дөрес, соңгы вакытта каты чаралар куллана башланды. Штрафларның күләмен генә карагыз. Югары Осланның элеккеге башлыгына 300 миллион сум штраф салынды. Чиновникларга карата ирекләреннән мәхрүм итмичә шушындый җәза куллануны бик дөрес дип уйлыйм. Ришвәткә иң беренче чиратта кешеләр игътибар итәргә тиеш, ә бүген без аларга үзебез чыгабыз. Бу аңлашыла да, чөнки ришвәт бирүче һәм аны алучының үз мәнфәгатьләре бар. Мисал өчен, әти-әни баласын югары уку йортына ничек тә кертергә тели. Икенче якның форсаттан файдаланып акча эшлисе килә. Кешеләр безгә үзләрен кыерсыткан, икенче якның әледән-әле ришвәт сорап интектергән очракта гына киләләр.

- Рафикъ Сәгъдатович, коррупциягә каршы көрәш алып барудан тыш бүлеккә тагын нинди юнәлешләр буенча шөгыльләнергә туры килә?

- Без бит нефть төбәгендә яшибез. Ягулык-энергетика комплексында урлашуларга каршы көчле көрәш алып барабыз. Узган ел азагында дүрт кешедән торган төркемне нефтьүткәргечне тишеп, кара алтын урлаганы өчен тоткарладык. Хәзер тикшерү бара. Нефть җиһазларын урлаучыларны да ачыклап торабыз. Кызганычка каршы, тимер-томыр кабул итү пунктлары мондый җиһазларны гына түгел, хәтта урланган чардуганнарны, кабер ташларын кабул итүдән дә тайчанмый.

- Сезгә үзенең кемлеген яшереп мөрәҗәгать итүчеләр бармы?

- Аноним мөрәҗәгатьләр дә бар. Без алар буенча эшлибез. Әйтергә кирәк, анда хәбәр ителгәннәрнең күпчелеге раслана. Мин анонимкаларга каршы түгел, язсыннар, алар безнең ярдәмче генә. Анонимка язган кеше эш урынындагы гаделсезлекләр, коррупция турында безгә караганда яхшырак белә. Бу хакта кычкырып әйтер иде, эштән чыгаруларыннан, җитәкчелекнең эзәрлекләвеннән курка. Утсыз төтен булмый. Тикшерү барышында моның чыннан да шулай булуы ачыклана.

- Ә Сезнең үзегезгә ришвәт тәкъдим иткәннәре булдымы?

- Яшермим, мондый мизгелләр булгалады. Танышлар аша чыгучылар да күзәтелә. Дөресен әйтәм, мин бервакытта да сатылмадым, делоларны акчага алыштырмадым. Без үз-үзебезгә ышанабыз. Ришвәт алу турындагы хәбәр барыбер килеп чыга ул. Нәрсәгә булса да алынабыз икән, аны ахырына җиткермичә туктамыйбыз.

- Димәк, коллективка таяна аласыз?

- Һичшиксез. Бездә үз эшенең осталары эшли дип әйтәсем килә. Ике урынбасарым бар, алар - коррупция җинаятьләре буенча Р.Я.Абзалов, салым җинаяте буенча В.Н.Завялов. Икесе дә бу эштә тәҗрибә туплаган, эшчәнлекнең бөтен нечкәлекләрен яхшы белә. Шәхси составта фидакарьләр аз түгел. Марат Ягафаров, Наил Хаҗиев, Денис Салиев, Евгений Шуркин, Алмаз Заһретдинов һәм башкалар әнә шундыйлардан. Алар йөкләтелгән бурычны күңелләрен биреп башкара. Кайчакларда бинада беркем дә калмый, барысы да һәркөнне юлда, тикшерүдә. Безнең бүлек - ул җинаятьне үзләре ача торган бердәнбер служба. Без сан артыннан кумыйбыз.

- Сезнең бүлеккә ничек мөрәҗәгать итәргә була?

- Без хәзер Герцен урамындагы 3 нче йортта урнаштык. Коррупция белән бәйле проблемалары булганнар иртәнге сәгать 8дән кичке 6га кадәр яки 31-57-01, 31-55-07 телефоннары буенча мөрәҗәгать итә ала.

- Сезнең службага нигез салынуга 16 мартта, ягъни бүген - 75 ел. Тарихыгыз бай, башкарган эшләрегез бихисап.

- Тарих турында сүз чыккач, күз алдына иң элек ветераннарыбыз килә. Алар - безнең горурлык. Районара бүлекнең беренче начальнигы Р.Х.Ганиев, Р.Х.Галиев, А.Ә.Шәйхетдинов, С.Н.Сураев, Ю.В.Афанасьев, М.Н.Кудряшов, В.В.Гудаков, В.Г.Майоров, Р.З.Мөхәммәтдинов - безнең елъязмада лаеклы урын алган шәхесләр. Араларында әлеге авыр хезмәткә чирек гасыр гомерен бирүчеләр дә бар. Юбилеебыз белән котлау сүзләрен, изге теләкләрне иң беренче чиратта аларга юллыйсы килә. Бүген армый-талмый аларның эшен дәвам итүче тырыш хезмәткәрләребезгә дә сәламәтлек, иминлек, уңышлар, коррупционерларны күбрәк ачуларын телим.

И.Апачаева.

Автор фотосы.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров