Әлмәт таңнары

Без дөрес юлда

"Татарстан Россия күләмендә югары статус яулаган, лидерлыкка ирешкән икән, бу казанышта педагоглар, мәктәпкәчә яшьтәгеләр белән эшләүчеләрнең, шул исәптән Әлмәт вәкилләренең дә өлеше зур".

Мәктәпкәчә мәгариф идарәсенең ел йомгакларына һәм киләсе уку елына бурычлар билгеләүгә багышланган традицион август киңәшмәсендә мәгариф министры урынбасары, мәгариф өлкәсенә күзәтчелек департаменты җитәкчесе Людмила Нугуманова шулай диде. Аның фикеренчә, тармакта ирешкән казанышлар - муниципалитет, "Татнефть" компаниясе, педагоглар, ата-аналар, балаларның бәйләнештә эшләве нәтиҗәсе.

Ә яулаган үрләр чыннан да тәҗрибә булырлык. "Мәктәпкәчә белем бирү һәм тәрбия эчтәлеген яңа мәгариф технологияләре белән тулыландыру" темасына ясаган чыгышында бу хакта идарә җитәкчесе Маргарита Шәмсуллина да искәртте. Докладта әйтелгәнчә, мәктәпкәчә яшьтәгеләргә белем һәм тәрбия бирүгә чыгымнар ел саен арта. 2009 ел белән чагыштырганда быел финанслау 1,5 тапкырга артыграк булган. Балаларның физик саулыгы һәм мөмкинлекләрен сәнгать-эстетика юнәлешендә үстерү идарәнең өстенлекле юнәлеше булып тора. Балаларның сәламәтлеген саклау буенча эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген статистика да дәлилли. 2009 елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда бакчага йөрүче балаларның авыру очраклары сизелерлек кимегән. Ә сабыйларның иҗади сәләтен үстерү буенча уңышларны гамәли сәнгать эшләнмәләре күргәзмәсе раслады. Фантазия, тырышлык, осталык һәм теләк белән башкарылган хезмәт җимешләре алар.

Киңәшмәдә шулай ук балалар бакчаларына йөрүчеләргә телләр өйрәнү мөмкинлеген ачу турында да сүз булды. Дәүләт телләрен өйрәтүне балалар бакчасында башлау - мәктәп һәм уку йортларында белем алу этабы өчен яхшы старт. "Энҗе бөртеге" балалар бакчасы мөдире Румия Димиева билгеләп үткәнчә, моңарчы бакчада рус, татар, инглиз телләре филологик дисциплина буларак өйрәтелгән. Анализ исә моның тупас хата булуын ачыклаган: тел аралашу чарасы, кешеләрнең тормыш коралы буларак өйрәтелергә тиеш. Быел республикада старт алган программа шуны максат итә. "Энҗе бөртеге" балалар бакчасы 3 ай дәвамында яңа укыту-методика комплектын сынап караган. Мөдир ассызыклаганча, бу чор эчендә үткән материалны үзләштерми калган бала юк.

Очрашуда кадрлар турында да сүз булды. Педагогия хезмәткәрләренең 96 % профильле белемгә ия, 54 % югары белемле тәрбиячеләр. "Киләчәк" дигән мәгариф үстерү стратегиясендә дә төп урын укытучыга бирелә. Чөнки барысы да кеше факторына бәйләнгән. "Яңа технологияләр, заманча инфраструктура булырга мөмкин, әмма көчле педагог булмаса, нәтиҗә булмаячак", - диде мәгариф министры урынбасары.

Тәрбия процессында конструктив идеяләр, бу хезмәтләрнең һәр сабый куллана алырлык булуына ирешү дә зарур. Бүгенге көндә районда 1 яшьтән 7 яшькәчә 14 735 бала яши. Шуларның 1615 е балалар бакчасына урын өчен чиратта тора. Бу проблеманы хәл итү юлларын муниципаль район башлыгы Мәҗит Салихов күрсәтте. "Көнбатыш капка" микрорайонында 270 урынга яңа объект торгызу, мәктәпкәчә белем бирүнең вариатив формаларын табу, консультатив пунктлар, ярдәм үзәкләре булдыру игътибарга лаек. Әлеге тармакта шәхси-дәүләт партнерлыгы уңай мисал була ала. Бу хакта узган елгы август киңәшмәсендә Татарстан Президенты да билгеләп үткән иде", -диде Мәҗит Салихов. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә районда "Менеджер" мәктәбе составында 2 мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркеме эшли, Чуваш Сиренькиносы авылындагы гаилә балалар бакчасы да киләчәге өметле икәнлеген раслады, "Салават күпере буйлап" - "Вверх по радуге" шәхси уен булган ярдәм үзәге дә үзен уңай яктан күрсәтте.

Август конференциясендә чыгыш ясаучылар балалар өчен заманча инфраструктура булдыруны игътибар үзәгендә тоткан нефтьчеләргә, матди-техник базаларын яңартуга даими матди ярдәм иткән "Татнефть" компаниясе генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдиновка рәхмәт сүзләрен ирештерделәр. Бу гамәлнең яңа уку елында да дәвам итәчәгенә өмет итә мәктәпкәчә яшьтәгеләргә белем һәм тәрбия бирүчеләр.

Ярдәмгә ихтыяҗ турында мәгариф министры урынбасарын да искәрттеләр. Һәр балалар бакчасын интернет челтәренә тоташтыру, һәр балага компьютер - бүгенге заман таләбе, мәктәпкә әзерләү өчен шарт. Ләкин шуны онытмаска кирәк: бала иҗади яктан да үсәргә тиеш. "Шуңа күрә педагогларның да, ата-аналарның да заманча техника һәм технологияләрне куллану нормативларын белүе, аның бала аңына тискәре йогынтысын күзаллавы зарури", - диде Людмила Нугуманова.

Конференция ахырында тармакның иң яхшы хезмәткәрләренә Россиянең, Татарстанның һәм Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитетының югары бүләкләрен тапшырдылар.

Ләйләгөл МИНАЕВА

М.Фарукшин фотосы

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров