Әлмәт таңнары

Бөек тарихның коточкыч сәхифәләре

Иртәгә, 30октябрьдә, һәр җирдә сәяси репрессия корбаннарын искә алачаклар. Ил тарихының казанышлар, фидакарь хезмәт кебек данлы битләре сугышлар, инкыйлаб, җан өшеткеч сәяси эзәрлекләүләр белән чиратлашып бара. Узган гасырның 20-50 елларында элеккеге Советлар иленең 10 миллионнан артык гражданины бер гаепсез террор машинасына эләгә. Меңләгән кеше атыла, миллионнар физик һәм рухи җәберләүләргә...

Әлмәтнең Яшьләр үзәгенә җилкәләрендә шул елларның бөтен авырлыгын татыган шәһәрдәшләр чакырылган иде. 75 еллар элек аталары, аналары респрессияләнгән балалар, хәзер узган гомер генә түгел, кечкенәдән кимсенеп яшәү ярасы да агарткан чал чәчле әби-бабайлар хәтер яңартырга җыелды бирегә. Хәнифә апа Хөсәенова шуларның берсе. 1930 елда Сарман районы Карамалы авылыннан әтисен "халык дошманы" ярлыгы тагып алып китәләр. Берсеннән-берсе кечкенә 6 бала белән кала әниләре. Иң кечесе дөньяга аваз салганга ул вакытта бары 10 көн була. Хәнифә апа 2 яшендә әтисез кала. Репрессия аны әтисеннән генә түгел, туганыннан да мәхрүм итә. Кул арасына керерлек яшькә җиткән апасы сөрелүдән куркып Ташкентка китә һәм шунда югала. Ә әтиләре турында "1934 елда Беломорканал төзелешендә ачтан шешенеп үлде" дигән хәбәр алалар. Ак яулыклы ак әби гомеренең кара көннәрен ачы күз яшьләре белән искә алды. Әтисенең соңгы ядкаре - фамилиясен кияүгә чыкканда да алыштырмаган Хәнифә апа.
Сынмаган-сыгылмаганнар, авырлыклар чыныктырган гына аларны. "Кояш астында урын"ны яулап яшәргә өйрәнгән буын бу. 75 яшьлек Евдоким Шокуров әле дә булса хакыйкать эзләп йөри. Яшьләр үзәге фойесында һәр елдагыча пенсия фонды, торак-коммуналь хуҗалык, прокуратура белгечләре, юрист һәм сәламәтлек саклау тармагы вәкилләре белән консультация оештырылган иде. Шунда кызып-кызып сөйләгән бу бабайның сүзләренә колак салдым. Поликлиникада түләүсез хезмәт күрсәтмәүләренә зарлана икән. Буыннары сызлавына дәва эзләп барган Дмитрий улы Евдокимга рентген тикшерүен түләп узарга туры килә. 3 атна дәвамында ул шул рентген сурәтләрен табибка укыта алмый интегә. Бабай медсанчастькә беркетелгән. Ә анда мәгълүм ки, электрон чират. Талонга юлыга алмый Евдоким дәдәй. "Әрсезләнеп кердем терапевтка, ә ул бу минем вакәләт түгел, травматологка бар дип борды", - ди. Ә травматолог өчен шулай ук түләргә кирәк икән. "Бу атнада барып түләп күренми булмас инде", - дип уфтана ул. Иң кызыгы, дөресе кызганычы, алда икән әле. Шокуровлар яши торган Белоглазов урамы 109 нчы йорт - тузган торак. Алар гаиләсе анда 1955 елның 7 ноябреннән гомер кичерә. Фатир сорап барган идем, БТИ дан документ алып килергә куштылар, ди. Ә БТИ бабайга: "Сезнең йорт 2000 елда сүтелгән", - дигән белешмә бирә. Бабай сөйләвенчә, ул дөреслек эзләп озак йөргән: хакимияткә дә барган, Дума депутатында да булган, Путинга да язган. Соңгысыннан хәбәр республика прокуратурасына, аннан Әлмәтнекенә килеп төшә. Әлмәт прокуратурасы кушуы буенча дип фаразлый Евдоким Дмитриевич, 8 фатирлы бу йортка заман теле белән әйтсәк "косметик ремонт" ясала, халыкча тузган торакны "җайлап-майлап" куялар. Кемгә мөрәҗәгать итәргә икән дип аптырап тора әле ул. Яшьләр үзәгендәге хәтер кичәсендә кимсетүләр кичергән әлеге буынның хакимнәргә ышанычы булмавы турында да искәртү очраклык түгел микән әллә?!
Ләйләгөл Минаева

Фото интернет челтәреннән алынды

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 ноября 2017 в 08:59
    Сохранение родного языка
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров