Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Батырлыкларның исемнәрен мәңгеләштерәчәкләр

Май ахырына кадәр Әлмәт районының барлык 36 җирлегендә дә сугыштан соң гомерләре өзелгән Бөек Ватан сугышы катнашучыларының исемнәре язылган стендлар урнаштырылачак.

Стендларны урнаштыру Россия Президентының Әлмәт районы җиңгән “Өзелмәс элемтә” гранты кысаларында башкарыла.

2019 ел дәвамында җирле ветераннар советы хезмәткәрләре Әлмәт һәм Акташ хәрби комиссариатларыннан чакырылган Бөек Ватан сугышы катнашучылары, шулай ук шәһәр төзелешендә, авыл хуҗалыгы һәм нефть сәнәгате тармагында эшләү өчен шәһәргә килгән сугышта ветераннары турында мәгълүмат җыйган.

27 гыйнвар көнне Рус Акташы авыл җирлегенең Мәдәният йортында беренче стендны ачу тантанасы булып  узды. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эшләү буенча урынбасары Олег Шабалин, район ветераннар Советы рәисе Владимир Самойлов һәм Рус Акташы җирлек башлыгы Сергей Белоногов катнашты.

Авыл халкы бәйрәм уңаеннан концерт номерлары әзерләгән иде.

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса