Әлмәт таңнары

Җаваплы чор җитте

Ай башында Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Салихов рәислегендә шәһәр службалары җитәкчеләре белән уздырыла торган айлык киңәшмәдә ике чыгыш тыңланды. Беренчесе АПК өлкәсендәге милли проектларны гамәлгә ашыру һәм язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләренә багышланды. Болар хакында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы И.Габдрәкыйпов сөйләде.

"АПКны үстерү" программасы кертелгәннән башлап хуҗалыкларга барлыгы 1 миллиард 168 миллион сум ярдәм күрсәтелгән, шул исәптән 2011 елда азык сатып алуга, ГСМга, ЛПХны үстерүгә бирелгән кредитлар буенча процент чыгымнарының бер өлешен каплатуга 182,4 миллион сум акча бирелгән.

Бүген авыл хуҗалыгы тармагында 1838 кеше хезмәт куя. 2008 ел белән чагыштырганда аларның саны 492 гә яки 21 % ка кимегән. Сер түгел, соңгы елларда эшче көчләр авылдан китә. Бүген АПКда 59 баш белгечкә кытлык бар, механизаторлар белән тәэмин ителеш 72 % тәшкил итә, терлекчеләр белән - 81 %. Авылның киләчәге яшьләрнең биредә калу-калмау проблемасын чишүгә бәйле. Моның өчен, әлбәттә, максатчан эш алып барырга кирәк. Извил Әнәсович белгечләрне конкрет хуҗалык өчен әзерләргә һәм аларны авылда калдыру өчен барлык уңайлыкларны да тудыру кирәклеген ассызыклады. Республикада тормышка ашырылучы авыл хуҗалыгы предприятиеләрен кадрлар белән тәэмин итүгә дәүләт ярдәме күрсәтү программасы кысаларында яшь белгечләргә бер тапкыр 100 мең сум күләмендә акча бирү, ай саен хезмәт хакларына 5 мең сум акча өстәү күркәм гамәл булып тора. Болардан тыш, 2006 елдан алып авылда яшәүче һәм эшләүче яшьләрне торак белән тәэмин итү буенча программа тормышка ашырыла. Аның буенча 107 гаилә барлыгы 80 миллион сумлык субсидия алган, 2011 елда бу максатта 5 гаиләгә 6 миллион 48 мең сум акча бүлеп бирелгән.

Үз чыгышында И.Габдрәкыйпов авыл хуҗалыгындагы һәр юнәлешкә аерым тукталды. Соңгы 2 елда терлекчелеккә корылыкның зур зыян салганлыгы мәгълүм, шуңа да терлекләрнең баш санын арттыру бүген авыл хезмәтчәннәре алдында торган төп бурычларның берсе. Сөт җитештерү узган ел 24207 тонна тәшкил иткән. Район буенча бер сыердан уртача 4320 килограмм сөт савып алынган. Хуҗалыклар арасында Токарликов исемендәге ААҖ, "Чулпан", "Союз-Агро" җәмгыятьләре яхшы сыйфатлы һәм майлылыгы югары булган сөт тапшырган. "Урсалы" белән "Аппак" җәмгыятьләренең исә күрсәткечләре бик үк яхшылардан түгел.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны һәм фермерлык хуҗалыкларын үстерү максатыннан кредитлар бирү дәвам итә. Отчет чорында барлыгы 101 миллион 489 мең 500 сум күләмендә 459 кредит бирелгән. "Лизинг-Грант" программасында катнашучыларга машина һәм трактор сатып алуга 2 миллион 282 мең 719 сумлык субсидия бүлеп бирелгән. "Гаилә фермаларын үстерү" программасы да уңышлы җәелдерелә. Агымдагы елда "Татнефть" ААҖ ярдәме белән 10 гаилә фермасы төзелеше планлаштырыла.

Извил Әнәсович тагын 2 программаның старт алачагын белдерде: "Башлангыч фермер" буенча яңа гына төзелгән хуҗалыкларга 1 миллион 750 сумга кадәр грант бирү каралган, "Гаилә фермалары" буенча гаиләләргә төзелешкә киткән чыгымнарының 30 % ына субсидия бирелә.

Язгы-кыр эшләренә тукталып, И.Габдрәкыйпов, иң беренче чиратта, 19 мең гектардан артык уҗым культуралары чәчелгәнлеген, әмма кышкы салкыннарның якынча 3,5 мең гектар мәйданда аларны юк итүен җиткерде. Яз - авыл хезмәтчәннәре өчен җаваплы чор. Мул уңыш алыр өчен язгы дымны саклап калырга, димәк, 10 көн эчендә чәчү кампаниясен тәмамларга кирәк. Быел әлеге эшләрдә 475 трактор катнашачак. 1 апрельгә аларның әзерлеге 93 % тәшкил итә. Чәчкеч һәм культиваторлар бүген инде 100 % әзерлектә. Язгы-кыр эшләренә аеруча Токарликов исемендәге җәмгыять, "Кичүчат", "Чулпан", "Ярыш", "Чагылтау" хуҗалыклары бик яхшы әзерләнгән. Шунысын ассызыклыйсы килә, соңгы өч елда нефтьчеләр ярдәме белән район хуҗалыклары машина-трактор паркларын заманча, энергия саклый торган техника белән яңарта алуга ирешкән. 2012 елгы бурычларга килгәндә, мөгезле эре терлекләрнең баш санын 18860 ка кадәр, күпъеллык үләннәр мәйданын 2500 гектарга арттыру планлаштырыла. Ит җитештерүне күтәрү, фермерлык хуҗалыкларына, гаилә фермаларына ярдәм күрсәтү, мелиорация объектлар булдыру, искеләрен яңарту шулай ук мөһим чаралар булып тора.

- Авыл хуҗалыгы тармагында безнең башкарасы эшләр, максатлар югары. Кадрлар мәсьәләсен хәл итәргә һәм кластерлар буенча эшчәнлекне көчәйтергә кирәк, - диде чыгышка мөнәсәбәтен белдереп М.Салихов.

Чираттагы чыгыш пенсияне дәүләт софинанславы программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланды. Пенсия фонды идарәсе начальнигы Ф.Якупова сүзләренә караганда, бездә 185 предприятие әлеге программада катнаша. Әйтергә кирәк, аның вакыты чикләнгән: дәүләт тарафыннан софинансированиене бары тик программага кергән һәм 2012 елның 1 октябренә кадәр беренче түләүне башкарган гражданнар гына ала алачак.

Март аена йомгак ясап, район башлыгы әлеге чорда 39 мең квадрат метр торак тапшырылуын җиткерде. Шулай ук Нефтяниклар урамында кешеләр тарафыннан кертелгән өлешләр буенча төзелә башлаган һәм берничә ел тукталып торган йортны сафка кертү урыныннан кузгалган. Ел ахырына кадәр ул кулланылышка тапшырылырга тиеш. Күпбалалы гаиләләргә җир бүлеп бирү өчен Урсалыда 4 участок әзерләнә, бүген 1218 гаиләнең 568 е җир сорап гариза язган. Транспорт карталарын гамәлгә кертү буенча эшчәнлек дәвам итә. Хәзерге вакытта 7500 дән артык кеше мөрәҗәгать иткән, 4400 ләп карта өләшенгән.

1 апрельдән районда экологик икеайлык старт алды. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Н.Богданчиков әлеге чарада һәркемне актив катнашырга чакырды. Ул шулай ук язгы ташу чорында үз йортлары белән яшәүчеләргә тирә-якларын кардан чистартырга кирәклекне ассызыклады.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

М.Фарукшин фотосы.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров