Әлмәт таңнары

Алар эшне, эш аларны сөя

Ялларда авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрли. Тырыш, уңган район халкы калада яшәүчеләрне әнә шулай яшелчә-җимеш, ит-сөт әйберләре белән тәэмин итә. Сөләйдән Гыйбадуллиннар гаиләсе дә әлмәтлеләрне үзләре үстергән нигъмәтләр белән сыйлый. Тәвәккәллекләренә сокланырлык Айгөл белән Радикның.

Өстәлләре мулдан иде Гыйбадуллиннарның - әле яңа гына түтәлдән өзеп килгән кыяр, помидор, тәмләткечләрен тиз арада алып бетерделәр дисәң дә була. Бу вакытта нинди түтәлдән өзгән кыяр, дип каршы төшәр кайберәүләр. Сөләйнең әлеге уңган гаиләсе, чыннан да, иртә яздан караңгы көзгә кадәр экологик яктан чиста булган, җирле яшелчәләр үстерү белән шөгыльләнә.

- Үзебезнең каралты-кура территориясендәге 5 сутый җиргә теплица куйдык. Шунда кыяр, помидор, татлы борыч һәм башкаларны утыртабыз. Шөкер, сорау бар, әрәм-шәрәм булмый, – диде Айгөл ханым.

Бакча тоту һәм мул уңыш алу өчен маңгай тире түгеп эшләргә кирәклеген бакчачылар яхшы белә. Гыйбадуллиннарның кәсепләре моның белән генә чикләнми. Алар әле мөгезле эре терлек тә асрый. Бүген шәхси хуҗалыкларында алты баш сыер исәпләнә. Мәгълүм булганча, республикада шәхси ярдәмче хуҗалыклар үсешенә ярдәм итү турында закон эшли. Кече сөтчелек фермалары төзелешенә киткән чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидия бүлеп бирү өстенлекле юнәлешнең берсе булып тора. Әлмәт районында да шәхси ярдәмче хуҗалыкларга теләктәшлек күрсәтү максатыннан 2017-2019 елларга исәпләнгән программа гамәлгә куелган иде. Гыйбадуллиннарга район бюджетыннан һәр сыер башына 4300 сумнан субсидия бирелгән. Ферманы төзеп бетергәннәр дисәң дә була. Сыерларның баш санын 9 га кадәр җиткерергә, нәселле сыерлар алырга планлаштыралар. Район башкарма комитетының ярдәме зур булуы да билгеләп үтелде. Киләчәктә республика грантларында да катнашырга исәпләре.

Сөт, каймак, эремчек, корт янына тиздән үзләре ясаган сыр да өстәләчәк. Барысы да үзләренә дә, авылдашларына да, ярминкәгә килгән әлмәтлеләргә дә җитә. Балны да читтән сатып алмыйлар, киресенчә, үзләре тәкъдим итә Гыйбадуллиннар. Дөрес, әлегә бу хуҗалыклары әллә ни күп түгел – 5-6 баш кына. Шулай булса да, алар да зур игътибар сорый. Умарталарны даими карап, кортларны тикшереп тормасаң, балсыз гына түгел, оясыз калуың да ихтимал.

Бу казылык та сезнекеме дигән соравыма:

- Безнең 30 баш атыбыз, кош-кортларыбыз да бар, - дигән җавапны ишетеп гаҗәпләнүемнең чиге булмады.

Боларның барысына да ничек өлгерәдер Айгөл белән Радик – исең китәр. Уллары ветеринар һөнәрен сайлаган, кызлары әле бишенче сыйныфта гына укый. Барлык эшләрне бергәләп башкаралар. Айгөл ханым әле хөкүмәт

эшенә дә өлгерә. Гаилә башлыклары икесе дә тормыштан канәгать, хәйрия чараларына да өлеш чыгаралар.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Радик Гыйбадуллин, шәхси ярдәмче хуҗалык башлыгы:

- Авылда эш юк дию ул ялкаулар сүзе генә. Ничек эш булмасын?! Мин 11 яшемдә кычыткан җыеп тапшырып, ГАЗ-52 машинасы алган идем. Без, дүрт баланы әти-әни эшләргә өйрәтеп үстерде. Хезмәт тәрбиясе булырга тиеш. Үзең тырышмасаң, сиңа беркем дә китереп бирми.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: