Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үзебезнең Рәдифә!

Ел да әниләр көне уңаеннан язма герое булырлык күпбалалы гаиләләрне барлап, иң лаеклылар хакында язып чыгу гадәте яши. Быел исә зур хәрефләр белән язып куярлык әнине озак эзлисе булмады – «Әлмәт таңнары» журналисты, Рафаэль Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты, бер сүз белән генә әйткәндә, үзебезнең Рәдифә Ногманова дүртенчегә бәби алып кайтып, чын-чынлап күпбалалы әни статусына ия булды.

Кемнәрнедер аның дүртенчегә бәби көтүе гаҗәпләндерсә, без исә һич кенә дә шаккатмадык. Ару-талуны белмәс, юк кына вакыйганы да зур бәйрәмгә әверелдерә белгән, тормыш яры Илнурга мактанырлык тормыш яры, балаларына иптәш тә, сердәшче дә, ата-анасына иркә кыз һәм кайнатасы белән кайнанасына уңган килен булган, шуңа өстәп үзен карарга да вакыт табып, кул эшләре белән гаҗәпләндергән Рәдифә бит ул!

– Әле кечкенәдән зур гаиләм булачак, балалар белән зур өстәл артына җыелып, кичләрне бергә уздырачакбыз дип уйлый идем. Кияүгә чыккач та, ирем белән кимендә өч бала алып кайтабыз диештек. Мин үзем дә биш балалы гаиләдән, тормыш ярым да. Әби-бабайлар, гомумән, ишле гаиләдән – җидешәр булганнар. Элек кер юу машинасы да, җылы иркен йортлар да, утырып чыгып китәргә машиналар да булмаган, аның каравы итәк тутырып бала алып кайтудан курыкмаганнар. Хәзер заманалар авыр дип зарланып бала алып кайтмау гөнаһ, минемчә, – дип җаваплады ул сорауны.

Аннан һәр бала үз ризыгы белән туа дигән әйтем дә бар бит. Яңа гына сулыш алып, беренче авазларын ишеттергән нарасыйны кочаклап, күкрәгеңә салудан да татлырак мизгел бу тормышта була да алмыйдыр! Әнә моннан 14 ел элек тәүге мәхәббәт җимешләре Исламнары дөньяга аваз салгач та, аңа иптәшкә дип Камиләне алып кайта алар. Озак көттерми Ниязлары туа. Туры килеп торуын әйт, һәммәсенең туган көне бер чорда. Алтын көзне шулай итеп Ногмановлар тоташ туган көннәр белән каршылый – Рәдифә үзе дә һәрнәрсәне дөрес бәяли белгән бизмән йолдызлыгыннан. 9 елдан соң дүртенче бала булып аваз салган Ясминәләре дә октябрь аенда туды.

Аларга кунакка барган саен (Рәдифәнең аш-суга осталыгын газета укучыларыбыз хәтерли булыр), биредәге җылы атмосферага сокланып кайтам. Ногмановларны тату бер гаилә дию генә дә аз булыр, тулы оркестр алар хәзер: Ислам аккордеонда уйный, Камилә булачак скрипкачы, Нияз биюдән тыш, саксофон түгәрәгендә сәләтен үстерә. Ясминәгә дә бу оркестрда роль уйлап куелган – аны фортепианога (теләге генә булсын) бирергә теләкләре. Чү, бу гаилә оркестрына солист җитми түгелме?

– Кем белә, бәлки әле җырчысы да язган булса туар. Тормышның бөтен кызыгы һәм яшәү мәгънәсе дә үзеңнән соң якты эз калдырып, нәселне дәвам итүдә бит, – дип шаярту аша киләчәк планнары белән уртаклаша гаилә хуҗасы Илнур. Бирсен Ходай! Безнең Рәдифәгә әни булу килешә!

Филүзә ХӘМИДУЛЛИНА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса