Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үзебезнең бәйрәм

21 май көнне Әлмәт массакүләм мәгълүмат чараларында хезмәт куючылар, матбугат ветераннары бердәм булып Яшьләр үзәгенә җыелды - биредә Татарстан матбугаты көненә багышланган тантаналы чара булып узды.

Үзебезнең бәйрәм белән безне - каләм һәм эфир ияләрен Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Салихов тәбрик итте.

Әлмәттә гомум агарту эшчәнлегенә 30 дан артык басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чаралары үз өлешен кертә. Алар республика матбугат чаралары белән тигез дәрәҗәдә билгеле урын алып торалар. Күпчелеге республика һәм Россия бәйгеләрендә лаеклы бүләкләр белән билгеләп үтелгән. Шунысын ассызыклыйсы килә, ТР Журналистлар берлегенең Әлмәт бүлеге республикада иң күп матбугат вәкилләрен туплаган оешма булып санала. Без һәрчак бергә һәм бердәм! Массакүләм мәгълүмат чараларының бурычлары күптөрле: хөкүмәт белән халык арасында күпер салу, иҗтимагый фикер тудыру, дөнья, ил, республика, район-шәһәр хәбәрләрен объектив һәм оператив яктырту, халыкны борчыган проблемаларны хәл итү, аларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, гадел, тикшерелгән мәгълүмат җиткерү һ.б. Әлмәт массакүләм мәгълүмат чаралары мәйданында һәр редакция үзенең лаеклы урыны, укучысы, тамашачысы, тыңлаучысы белән дан тота. М.Салихов аларның һәммәсенә киләчәктә дә халык тарафыннан көтеп алынган мәгълүмат чыганагы булып калуын, журналистларга кызыклы иҗади табышлар, тирән эчтәлекле сюжетлар, язмалар, җаваплы хезмәттә уңышлар теләде һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгының, ТР Журналистлар берлегенең, Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын тапшырды.

Бәйрәм тәбрикләүләр белән үрелеп барды. Бу көнне безне ТР Дәүләт Советы депутаты Г.Еремеева, Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт оешмасы җитәкчесе Г.Кәримова, Россия эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге, ЮХИДИ, хәрби комиссариат вәкилләре котлады, иҗат коллективларын, журналистларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Тантаналы чарада иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә департаменты, ТР Журналистлар берлегенең Әлмәт бүлеге ярдәмендә "Знамя труда" газетасы тарафыннан оештырылган "Иң популяр журналист" бәйгесенә дә йомгак ясалды.

Һөнәри бәйрәмебезне Яшьләр үзәге, Әлмәт музыка көллияте, "Звезда плюс" бәйгесе җиңүчеләре, шәһәрнең иҗат коллективлары үзләренең җырлары, биюләре белән бизәде.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

М.Фарукшин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250