Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үз эшенең осталары ачыклана

Төзүчеләр бәйрәме алдыннан ел саен әлеге һөнәр ияләре арасында бәйгеләр оештырыла. Төзүчеләрнең абруен күтәрү, осталыкларын камилләштерү, шул ук вакытта тәҗрибә дә уртаклашу максатыннан үткәрелгән бәйгегә быел дүшәмбе көнне старт бирелде.

Бу көнне штукатурчылар көч сынашты. Алар быел осталыкларын районыбызның Сосновка авылы янындагы Якташ бистәсендә төзелүче йортта күрсәтте. Бәйгедә "АИСК"тан ике бригадага бүленеп Евгений Едутов, Денис Якимов һәм Айрат Дәүләтбаев, Айнур Корбанов, СК "Стройкомплект +" ҖЧҖдан Саид Алиев һәм Денис Касаткин, "Стройкомплекс" җәмгыятеннән Рәүф Абисов һәм Хаял Әминовлар катнашты.

Бәйге комиссиясе рәисе - "УКС" МУП директоры урынбасары Әлфия Дәүләтгәрәева конкурсантларны ярыш шартлары белән таныштырды, һәркемгә уңышлар юллады. Эшкә керешкәнче иң беренче булып штукатурчыларның таныклыклары, эш кораллары, махсус киемнәре тикшерелде.

Көч сынашу ике өлештән торды. Теория өлешендә эш технологиясе хакындагы сорауларга җавап бирергә кирәк иде. Ә практик өлештә штукатурчылар алдына тәрәзә откослары ясау бурычы куелды. Кемнең нинди тәрәзәдә эшләве жирәбә юлы белән сайланганнан соң һәркем үзенә чыккан эш мәйданына юл тотты. Читтән караганда җиңел кебек тоелган бу эш асылда исә төгәллек, осталык һәм көч таләп итә. Өстәвенә вакыт та исәпкә алына.

Җиңүчеләр балл нәтиҗәләре буенча билгеләнде. Бәхет СК "Стройкомплект +" җәмгыяте штукатурчыларына елмайды. Саид Алиев һәм Денис Касаткин иң күп балл җыйдылар һәм беренче урынга чыктылар. "АИСК"ның Евгений Едутов һәм Денис Якимов тәшкил иткән бригадасы икенче урынга чыкты. Өченче урында - Айрат Дәүләтбаев һәм Айнур Корбанов ("АИСК"). Бәйгегә соңгарып килгән "Арслан" ҖЧҖ штукатурчылары ахыргы урынга калды. "АИСК" ҖЧҖ эшне иң яхшы оештыручы һәм техника куркынычсызлыгын төгәл саклаучы буларак билгеләп үтелде.

Җиңүчеләр Төзүчеләр көне уңаеннан уздырылачак тантанада бүләкләнәчәк.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250