Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җылыту сезонына әзерлек

Көн эссе торганда, фатирларда кызу чакта беркемнең дә җылылык турында уйлыйсы килмидер. Әмма торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләренә кышын тотрыклы, проблемаларсыз эшләү өчен бу хакта хәзердән үк кайгыртып куярга кирәк. Алда торган җылыту сезонына ныклап әзерләнү - бүген алар өчен иң мөһим бурычларның берсе.

Мәгълүм булганча, Әлмәт муниципаль районында 2011-2012 елгы җылыту сезоны 19 апрельдә тәмамланды һәм 10 майдан яңасына әзерлек эшләре башланды. Торак-коммуналь хуҗалык департаменты хәбәр итүенчә, торак фондны, бюджет өлкәсе һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар объектларын 2012-2013 елгы җылыту сезонына әзерләү буенча чаралар планы күптән төзелгән. Аның нигезендә барлык эшләр 1 сентябрьгә кадәр тәмамланырга тиеш. Коммунальчыларның атна саен уздырыла торган штаб утырышында да бу мәсьәләгә зур игътибар бирелә.

Торак йортларны һәм бюджет өлкәсе объектларын җылылык белән тәэмин итүдә өч оешма хезмәт күрсәтә. "Әлмәт җылылык челтәрләре" ААҖ балансында 15 котельный, 7 ЦТП, 5 кудырту насос станциясе, 194,5 километр озынлыгындагы җылылык челтәре исәпләнә. 15 июньгә җылылык-энергетика җиһазларын ремонтлау буенча планлаштырылган эшләр 4,5 процентлык башкарылган. Шулай ук быел сентябрьгә кадәр 0,07 километр җылылык челтәрен ремонтлау һәм алыштыру күздә тотыла.

"Светсервис" МУП хезмәт күрсәтүендә - 400 кВтдан югары булган 10 һәм аз куәтле 167 кече котельный. Алар нигездә авыл җирлекләрендәге социаль-мәдәни-көнкүреш билгеләнешендәге объектларны һәм өлешчә калабызны да җылылык белән тәэмин итәләр. Предприятие җылылык-энергетика, насос җиһазларын һәм котельныйларның бикләвечле арматураларын ремонтлау һәм ревизия уздыру планын инде 3 процентка үтәгән. Челтәрләр әзерлеге 9 процент тәшкил итә.

"Альтехносервис" ҖЧҖнең 7 котельные бар. Җәмгыять шулай ук булган җиһазларны карап чыгу, технологик торбаүткәргечләрне алыштыру, газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүгә керешкән.

"Әлмәт-Водоканал" ААҖ өчен дә җәй айлары урак өстенә тиң. Бу көннәрдә предприятие хезмәткәрләре суүткәргечләргә капиталь ремонт уздыру, аларны алыштыру, юдырту, хлорлау, канализция коллекторларын чистарту һәм башкалар белән мәшгуль.

АЭС та трансформатор подстанцияләрен, кабель һәм асылмалы электр линияләрен әзерләү белән шөгыльләнә.

Тулаем алганда, шәһәр һәм районның торак фондында 981 күпфатирлы торак йорт санала. Аларның 814 е үзәкләштерелгән тәртиптә җылытыла. Узган җомга көнгә аларның 48,4 процентында йорт эчендәге җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү системалары юдыртылган һәм гидравлик сыналган.

Райондагы бюджет өлкәсенә караган 308 объектның 113 ендә җылылык системасын юдыртырга кирәк. Бу эш 42,5 процентка үтәлгән инде. Аерым алганда, мәгариф идарәсендә тиеш булган 30 объектның 8 ендә, мәктәпкәчә мәгариф идарәсенең 34 ендә (барлыгы 43 объект юдыртылырга тиеш), сәламәтлек саклау идарәсенең 3 есендә (19), мәдәният идарәсенең шулай ук өчесендә (21) юдырту һәм гидравлик сынау эшләре башкарылган.

И.Апачаева.

Фото: http://www.lluban.by/?m=20111115

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250