Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшьләр бәйрәм итте

23 июньдә шәһәр мәйданында Бөтенроссия Яшьләр көненә багышланган тантаналы бәйрәм чарасы булып узды.

Бирегә җыелучыларны Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Салихов исеменнән Әлмәт муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Ринат Шәйхаттаров тәбрик итте. Шулай ук изге теләкләрен балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарә начальнигы Р.Карпов җиткерде.

Бәйрәмдә шәһәребезнең яшьләр сәясәте, спорт, туризм өлкәләрендәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен иң-иңнәргә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министрлыкның, Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитетының, идарәнең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Ахырдан Әлмәтнең иҗат коллективлары Jff stile, "Венеция" дуэты, Aleksa Freedoma, Казан кунаклары - "Мгновение" бию төркеме, апалы-сеңелле Волковалар һәм Россия эстрадасы йолдызы, "Йолдызлар фабрикасы"ның чыгарылыш укучысы Виктория Дайнеко чыгыш ясады.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Э.Габидуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250