Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ярты елда Роспотребнадзорның Әлмәт филиалында закон бозулар турында 108 мөрәҗәгать кабул ителгән

Райондагы хәл белән иртәнге планеркада идарә башлыгы вазифаларын башкаручы Ирина Хәйруллина таныштырды.

Токсикология мониторингы мәгълүматларына караганда, отчет чорында 93 агулану очрагы теркәлгән (былтыр шул чорда 114), шулардан 24е үлемгә сәбәп булган. Агулану очракларының 35е исерткеч эчүгә бәйле, 21 очракта дару белән агуланганнар, 28 кеше углерод окисе (ис газы) белән агуланган.

Эчәк инфекцияләре, туберкулез һәм вируслы гепатитлар белән хәл кискен кала. Туберкулез белән авыручыларны актив ачыклау максатында ел саен мәҗбүри флюорографик тикшерү үткәрелә. Быел сәүдә хезмәткәрләрендә дә туберкулез белән авыручылар булуы ачыкланды. Шул уңайдан район башлыгы Мәҗит Салихов тиешле хезмәтләрне шәһәр һәм районның сәүдә челтәрендә уртак тырышлык белән тәртип урнаштырырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250