Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ярдәм ашыгыч кына түгел, якын да

"Мөхәммәт тау янына килмәсә, тау үзе Мөхәммәт янына бара". Ленин урамы, 195 нче йортта гомуми практика табибы бүлеген ачу тантанасында подрядчы оешма - "Арслан" фирмасы директоры урынбасары Зиннур Мөхәммәдиевнең әлеге мәгълүм гыйбарәне искә алуы очраклы түгел. "Гаилә докторы" дип аталган филиал ачылу белән "Яшьлек" микрорайонында яшәүчеләр өчен беренче медицина ярдәме...

Объектны ачу тантанасында сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева, ТР экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров, муниципаль район башлыгы Мәҗит Салихов, "Татнефть" компаниясенең профком рәисе Гомәр Яруллин һәм башкалар катнашты.
Әлеге социаль әһәмияткә ия объект - ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, "Татнефть" ААҖ һәм башкарма комитет арасындагы өч яклы килешү нәтиҗәсе. Ипотека программасы буенча төзелгән йорттан 6 миллион сумга 3 фатир сатып алып нефтьчеләр муниципалитетка тапшыра. Сәламәтлек саклау министрлыгы 2 миллион 300 мең сумга заманча җайланмалар һәм җиһазлар сатып ала. Муниципалитет исә мәйданны яраклаштыру, төзелеш-монтаж эшләре өчен казнадан 2 миллион сум бүлеп бирә.
"Республикада сәламәтлек саклау тармагын масштаблы модернизацияләү бара. Әлеге объект шуның бер мисалы. Ул бүгенге көн таләпләренә җавап бирә. Хезмәткәрләр өчен дә, пациентларга да шартлар тудырылган", - дип билгеләп үтте чыгышында экология министры Артем Сидоров.
Сәламәтлек саклау министры урынбасары объектны Әлмәт өчен генә түгел, республика сәламәтлек саклау тармагы өчен дә күренекле вакыйга дип бек һәм аны гамәлгә ашыруга сәбәпче нефтьчеләргә, муниципалитетка рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Табиб офисы шушы бистә халкы беркетелгән үзәк район шифаханәсе (бүген әлеге учреждение 49 мең кешегә медицина хезмәте күрсәтә) эшен дә җиңеләйтәчәк. Микрорайонда яшәүче алты меңләп өлкән кешене (балалар гадәттәгечә Тельман урамына йөртеләчәк) хәзер биредә кабул итәчәкләр. Эш ике сменада оештырыла. Халыкка 7.00 дән 19.00 сәгатькә кадәр ике табиб, ике шәфкать туташы хезмәт күрсәтә. Биредә беренче медицина ярдәме, ультрадулкынлы тикшерү, кардиограмма, күзне тикшерү, анализ бирү, инъекция, прививка ясау мөмкинлеге бар. Аерым белгечләр киңәше кирәк булган авырулар үзәк район штфаханәсенә озатылачак.
Гомуми практика табибы бүлеген ачу тантанасында искәртелгәнчә, бирегә еш йөрергә язмасын, юл төшсә дә сәламәтлекне ныгыту турында киңәшләшү максатында гына булсын.
Ләйләгөл МИНАЕВА
Р.Гәрәев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250