Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яндырма! Чүпләмә!

Бүген бакчаларда эш гөрли. Һәркем аларны чүп-чардан арындырып, көннәр матур торганда тизрәк яшелчә, җиләк-җимешләр утыртырга тырыша. Ләкин кайчакларда ашыгып чисталык урнаштыру бәла-каза китереп чыгарырга да мөмкин.

Әлмәт муниципаль районы гадәттән тыш хәлләр идарәсе биргән мәгълүматларга караганда, янгын сүндерүчеләргә көн саен чүп-чар һәм үләннәр яну уңаеннан чакырулар булып тора. Мәсәлән, аларга 14 апрельдә 6, 15 ендә 11, 16 сында 7, 17 сендә 7, 18 апрельдә 11 тапкыр чакыру булган урынга барырга туры килгән. 18 апрельдә чүп-чар янудан шәһәр өстендә төтен пәйда булды. Белгәнебезчә, шәһәр һәм район территориясендә экологияне яхшырту, янгыннарны булдырмау максатыннан кипкән үләннәр, чүпләр яндыру тыела. Ләкин шуңа да карамастан, кайберәүләр таләпләрне үтәми. Агымдагы елда да әлеге фактларны ачыклау һәм кисәтү максатыннан район территориясендә рейдлар уздырыла. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты карары белән рейдлар уздыру өчен экология һәм табигатьтән файдалану департаменты, полиция, янгын службасы хезмәткәрләреннән һәм башкалардан торган эшче төркем төзелгән. Ә предприятиеләр патрульдә йөрү өчен график буенча транспорт бүлеп бирә.

Пәнҗешәмбе көнне район башкарма комитеты җитәкчесе М.Н.Гыйрфанов рәислегендә узган киңәшмә шушы мәсьәләгә багышланды. Марат Нилович бу проблемага җитди карарга кирәклеген ассызыклады. Өстәвенә районда янгынга каршы режим кертелгән. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, рейдлар көн саен үткәреләчәк. Чөнки алдагы еллар уздырылган көндәлек эш нәтиҗәсендә чүп-чар яндырулардан ут кабуның кимүен күрсәткән. 2011 елда бакчачылык ширкәтләрендә, үз йортлары белән яшәүчеләр участокларында 200 ләп чүп яндыру очрагы ачыкланган булган. Алар буенча 75 административ беркетмә төзелгән. Өлкән яшьтәгеләр ул чакта кисәтү белән генә котылган. Быел чаралар тагын да катгыйрак. Чүп-чар яндырган өчен Административ хокук бозулар кодексында саллы гына штрафлар каралган. Физик затларга бу гамәлләре өчен 2 меңнән 5, урындагы затларга 15 меңнән 30, юридик затларга 200 меңнән 500 мең сумга кадәр акча чыгарып салырга туры килүе ихтимал. Ә инде чүп яндырулар янәдән кабатланса, штраф күләме тагын да артта. Бәла аяк астында, диләр. Янгынның беркемне дә аямаганлыгын бер генә минутка да истән чыгарырга кирәкми.

И.Апачаева.

Фото: http://www.zur.ru/?action=show_id&id=5294&np_id=285

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250