Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Якыннарын әфган сугышында югалтканнарга матди ярдәм тапшырылды

Әфганстанда балалары һәм ирләре һәлак булганнар кабаттан район башкарма комитетына җыелды. Аларга бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм тапшырылды. Аның күләме 10 мең сум.

Әлмәттән әфган сугышында 495 әлмәтле катнаша. Аларның 13 енә туган якларына исән-имин әйләнеп кайту насыйп булмый.
- Без аларны онытмыйбыз. Татарстан Президенты тарафыннан һәлак булганнарның гаиләләренә матди ярдәм күрсәтү турында карар кабул ителде, - диде район башлыгы Мәҗит Салихов.
Әфган сугышы тәмамлануга чирек гасыр узды. Әмма әти-әниләрнең, толларның күңелендә якыннарын югалту җәрәхәте һаман да төзәлмәгән. Күз яшьләре әнә шул хакта сөйли. Алар республика, шәһәр җитәкчелегенә онытмаганнары, даими ярдәмнәре өчен рәхмәтле. Очрашуда булган проблемалар да җиткерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса