Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Вәгъдәләр сүздә генә калмаячак

Бүген Әлмәттә халык җыены узды.

Файдалануга тапшырылуына 40 елдан арткан һәм әлмәтлеләрнең җелегенә үткән чистарту корылмаларын төзекләндерүдә боз кузгалырга ошаган. Һәрхәлдә, шәһәрнең мәдәният һәм ял паркында узган халык җыенында шул хакта искәрттеләр.

Республика әһәмиятле яңа сайлау кампаниясе алдында. Быел Дәүләт Советына халык ышанычлыларын тәкъдим итсәләр, киләсе елга Татарстан Президентын, муниципаль органнарга сайлаулар көтелә, 2016 елда исә Россия парламенты депутатлары алышыначак. Димәк, җыеннарда халык үзен борчыган мәсьәләләрне, проблемаларны ишеттерә ала. Кичә паркта узган очрашуда әлмәтлеләр сәламәтлек саклау инфраструктурасын тагын да уңайлы итү, балалар бакчаларын капиталь төзекләндерү-төзү, атап әйткәндә, СУ-2 дәге 1966 елда сафка бастырылган "Светлячок" балалар бакчасын яңарту, яңа микрорайоннарны яшелләндерү һәм маршрут транспорты белән тәэмин итү зарурилыгын әйттеләр. Түбән Мактама башлыгы Әлфия Слесарева бистәдә спорт комплексы булмау турында искәртте.

- Урыны сайланган, проекты эшләнгән, гамәлгә ашырырга акча юк, - дип ул "Татнефть" генераль директоры Наил Магановка мөрәҗәгать итте. Һәм шунда ук уңай җавап та алды. Сүз уңаенда, алда аталган гозерләрне әйтүчеләр дә җыеннан нефтьчеләр тарафыннан проблемаларының хәл ителәсен ишетеп китте.

"Татнефть" компаниясенең ветераннар советы рәисе Татьяна Игнатьева очрашуга чакырылган Дәүләт Советы депутаты Марат Галиевка торак-коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр артуны туктату, һич югы Әлмәттә тарифларны безнекеннән 50 процентка кимрәк Казан дәрәҗәсенә ирешү мөмкинлеге турында белеште. IV чакырылыш парламента икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитетына рәислек иткән депутат-икътисадчы "тарифлар үсүен туктатачакбыз" дип буш вәгъдә бирмәде. Ләкин бу тармакта бәяләрне "йөгәнләп" торачакларына ышандырды.

- Торак-коммуналь тарифлар "инфляция минус 30 процент" дәрәҗәсеннән дә артмаячак, - дип ассызыклады Марат Галиев һәм әлеге проблеманы чишүдә энергия һәм ресурсларны саклау технологияләренә игътибар арттырачакларын искәртте.

Форсаттан файдаланып, авыл җирлекләре башлыклары да Наил Магановка язмача үтенечләрен тапшырды. Әлеге мөрәҗәгатькә күз ташлау белән үк "Татнефть" компаниясе генераль директоры "монда хәл итмәслек проблемалар юк" дип авыл халкына ышаныч өстәде. Рус Акташы башлыгы Алексей Лазарев белдергәнчә, алар хатта нигездә авыл юлларына һич югы вак таш җәю, тузган суүткәргечләрне яңарту, яңаларын төзү кебек проблемаларны хәл итүдә булышлык сораган.

Очрашуда күтәрелгән сораулар киләчәккә теләк-таләпләр. Әмма бүген дә республикада халыкның тормышын, яшәү шартларын яхшырту буенча күп программалар гамәлдә. Әлмәттә мисал өчен, шундый 23 программа гына гамәлгә ашырыла. Әлеге чараларның нәтиҗәле икәнен - төбәктә туучылар саны арту ачык дәлилли.

P.S. Әлмәт паркында узган җыенда әйтелгән гозерләр "Бердәм Россия" партиясенең 5 еллык программасына кертеләчәк.

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса