Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Велосипедта җилдерәчәкбез

Шәһәр төзелеше советының чираттагы утырышына җыелучыларга комиссия әгъзалары әнә шулай дип белдерде.

Бүген Европа илләрендә, Вьетнамда, Кытайда яшәүчеләр ике тәгәрмәчле транспорт чарасына өстенлек бирә. Хәтта кайбер ил башлыкларының да хезмәт урыннарына велосипедта килү очраклары турында ишеткәнебез бар. Ә россиялеләр дәү-дәү машиналарда йөрүне хуплый. Һәр гаиләдә берничә машина булу безнең илдә мода санала. Чыгымнар, елларга сузылган кредитлар да халыкны куркытмый булса кирәк.

Велосипедта йөрү мөмкинме соң дияр күпләр? Андыйларга: "Әйе!", - дип җавап бирәсе килә. Озакламый шәһәрдә велосипед юллары барлыкка киләчәк. Мөгаен, алар киләсе юбилейлы елда төзелер - комиссия әгъзалары шуңа ышандырды. Баш архитектор Алмас Идрисов белдергәнчә, Ленин, Шевченко, Тынычлык, Әминов урамнарында, Төзүчеләр проспектында җәяүлеләр өчен юлларны киңәйтү, кечкенә киоскларны бетерү, кайбер урыннарда куакларны төпләү нәтиҗәсендә моңа ирешеп булачак. Велосипедны үзең белән бина эченә алып кереп булмый, шулай ук аларны теләсә кайда калдыру да мөмкин түгел. Һәркемне кызыксындырган әлеге мәсьәләгә дә ачыклык кертелде: төрле җирләрдә махсус велосипед кую урыннары булдырылачак. Җитәкчелекнең тәкъдимнәре моның белән генә тәмамланмады, алар тарафыннан әлмәтлеләргә вакытлыча велосипедта йөрү өчен прокат нокталары ачарга кирәклек дә күтәрелде. Шулай итеп, һәркемгә кулай булырлык суммага шәһәр буйлап хәрәкәтләнү мөмкинлеге тудырыла. Димәк, Әлмәт озакламый Баден-Баденны (баш архитектор биредә тәҗрибә уртаклашып кайткан иде) яки... Чаллыны хәтерләтәчәк. Соңгы елларда анда 100 чакрымга якын озынлыкта велосипед юллары салынган һәм 19 велопрокат ноктасы ачылган икән, аларда 500 гә якын велосипедны прокатка алырга мөмкин. Нәтиҗәдә, шәһәрнең бер почмагыннан велосипедны прокатка алып, аны икенче урынга барып җиткәч, тапшырырга була - искиткеч яңалык. Әлеге мәкаләне әзерләгәндә Чаллыда яшәүче дустыма шалтыратып шуны да ачыкладым, биредә кичкелеккә велосипедларга кытлык туа икән, халык хәтта тәүлек буена да аларны прокатка алуны гадәткә керткән.

Су-5 тәге елга буе да шәһәрнең 60 еллыгына башка төс алыр кебек. Биредә кемпинг ясарга теләк белдергән эшмәкәргә комиссия әгъзалары бер генә киңәш бирде: ял базасына милли авыл рәвеше кертергә. Эшмәкәрнең хыялы - бүген ташландык саналган участокта кечкенә йортлар төзеп, тирә-ягын төзекләндереп, гаиләләргә балалары белән ял сәгатьләре уздыру мөмкинлеге тудыру. Шулай ук машина кую урыннары ясау да планлаштырыла.

Ипподромда Сабантуй мәйданындагы кебек асылмалы түбә конструкциясе ясау, Шевченко урамында "Магнит" гипермаркетының тышкы күренеше, Бигәш урамындагы "Марина" кибетенең фасадын яңарту, Нефтьчеләр урамында хатын-кызлар клубы төзү - болар барысы да комиссия әгъзалары тарафыннан хуплау тапкан мәсьәләләр. Утырыш барышында аларның һәммәсенә дә бизәлеш юнәлешендә объектларда "Әлмәт почеркы" булырга тиешлек ассызыкланды. Баш архитектор барысын да контрольдә тотачак, димәк, нәтиҗә күңелләргә хуш килер дип әйтергә туры җирлек бар.

СУ-5 тә махсус техника һәм брусчатка җитештерү өчен тәгаенләнгән салкын цех төзелешенә утырышта каршы чыктылар - кулланылышта булмаган производство базаларын әлеге максатта файдалану мөмкинлегенә басым ясалды. "Акчарлак" рестораны фасадының төсләр гаммасы да яклау тапмады. Әминов урамында аптека төзү теләге белән чыккан эшмәкәргә, Әлмәтнең кечкенә киосклардан арынуын җиткереп, башка юл тәкъдим иттеләр: йортларның 1 нче катында фатир сатып алу һәм уйлаганын тормышка ашыру.

"Көнбатыш капка" микрорайонында төзелүче торак йорт төзелешенең тышкы күренеше буенча проект шулай ук тәнкыйтькә дучар булды. Әлеге мәсьәлә кабаттан тикшерелеп, чираттагы утырышта тәкъдим ителәчәк. Йорт янында машина кую урыны ясауны фатирлар саныннан чыгып билгеләргә кирәклек тә җиткерелде. Әлмәттә бу юнәлеш һаман да чишелмәгән проблема булып кала, гәрчә бездә махсус машина кую урыннары булса да. Бәлки велосипед юллары булдыру мәсьәләне хәл итәр? Хәер, әлмәтлеләр машинаны ике тәгәрмәчле транспорт чарасында алыштырыр микән?

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250