Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ватан Геройлары көне белән!

Хөрмәтле Әлмәт муниципаль районында яшәүчеләр!

9 декабрьдә илебез гаҗәеп якты бәйрәм - Ватан Геройлары көнен билгеләп үтә. Бу уңайдан без хезмәттәге һәм сугышчан батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое, Россия Федерациясе Герое исемнәренә, Дан орденына һәм башка югары бүләкләргә лаек булганнарны хөрмәтлибез.

Ватан Геройлары - тынгы белмәс, көч-куәтләре ташып торган, үзләренең генә түгел, хәзерге заман яшь буынның да язмышына битараф булмаган, югары иҗтимагый һәм дәүләт идеаллары хакына шәхси мәнфәгатьләре белән хисаплашмаучы кешеләр алар. Аларның тормышы үсеп килүче буынны Ватанга бирелгәнлек, үз Ватаныңа мәхәббәт рухында тәрбияләү өчен менә дигән үрнәк булып тора.

Әлмәт муниципаль районы җитәкчелеге озак еллар дәвамында үзләренең сугышчан һәм тыныч хезмәтләре үрнәгендә яшьләргә югары хәрби-патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүгә ныклы нигез салучыларның проблемаларына һәм ихтыяҗларына бик аңлы якын килә һәм һәрдаим ярдәм кулы суза.

Әлмәт муниципаль районында гомер кичерүчеләрне Ватан Геройлары көне белән тәбрик итәбез. Ватан өчен көрәшкән, аның хөрлеге-иминлеге өчен тырышкан һәм бүген дә районыбызның чәчәк атуы хакына армый-талмый хезмәт куючы барлык кешеләргә эшләрендә уңышлар, ныклы сәламәтлек, бәхет-сәгадәт, хәерле-имин гомерләр теләп калабыз.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250