Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тукай рухы яши күңелләрдә

Бүген бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 126 ел тулу уңаеннан шәһәребездә Туган тел көне - Шигырь бәйрәме булып узды.

Туган тел көне - ул һәркайсыбызга үзебезне туган халкыбызның бер өлеше итеп тою мөмкинлеген бирә торган бәйрәм. Тел милләт вәкилләрен берләштерә, бербөтен итә - бу хакыйкать. Шуңа да Тукай һәйкәленә җыелган төрле буын кешеләре бер-берсен туган телебездә - саф татарча сәламләде, бәйрәм теләкләрен җиткерде. Әлмәтлеләрне муниципаль район башлыгы М.Салихов та тәбрик итте. "Бөек шагыйребез халкы өчен бай мирас калдырды: 400 дән артык шигырь, 9 поэма, 350 дән артык проза әсәре иҗат итте. Тукай бәйрәме һәрвакыт халыкчан бәйрәм булачак", - диде ул котлау сүзендә.
Шигырь бәйрәмендә 1994 елдан язучыларга, рәссамнарга һәм башка сәнгать әһелләренә тапшырылып килүче Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләккә ия булган шәхесләр сафына тагын унау өстәлде. Быелгы лауреатларның һәркайсы үзләренең әсәрләре, эш-гамәлләре белән татар халкына, Татарстан мәдәниятенә лаеклы өлеш керткән затлар. Әдәбият номинациясенә "Мул кояшлы булсын язларым" шигырьләр җыентыгы авторы Роза Солтанова, балалар өчен "Рухият" нәшриятында чыккан "Тылсымлы сарай" китабы авторы Зинаида Захарова һәм "Сайланма әсәрләр" (беренче том) китабы өчен Зөфәр Дәүләтов мәртәбәле исемгә лаек булды. Публицистика номинациясе буенча "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең нефть төбәге үз хәбәрчесе Фоат Гайсин һәм "Татарстан яшьләре" белән "Әлмәт таңнары" газеталарында басылган публицистик мәкаләләре өчен милли хәрәкәт нәшатлысы Зәрия Хәбипова лауреат дип танылды. Сәнгать номинациясе буенча Габдрахман авылы Мәдәният йорты каршындагы "Сәрбиназ" фольклор төркеме, Миңлебай тимер юл станциясе авыл клубы каршындагы "Яшь күңелләр" халык гармунчылар ансамбле төркеме һәм озак еллар буена төбәгебездә җыр сәнгатен үстерүгә керткән фидакарь хезмәте өчен җырчы, «Сәйлән» ансамбле солисткасы Райлә Маннанова премия белән бүләкләнде. Җәмәгатьчелек һәм мәгърифәтчелек номинациясендә унике ел дәвамында Әлмәт мәдәният идарәсен җитәкләгән Гүзәл Пайдуллина һәм "Иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә департаменты" директоры Эльмира Хәсәнова бүләк ияләре дип табылды.
Тукай бәйрәмендә Әлмәтебезнең каләм осталары үзләренең тирән эчтәлекле шигырьләре белән чыгыш ясады, нәниләр дә сәнгатьле укуда алардан калышмады. Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары башкаруындагы сәхнәләштерелгән күренеш чарага ямь өстәде. Шигырь бәйрәме җыр-моң белән үрелеп барды. Тукай һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң тантаналы чара күмәкләшеп "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.
Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
Р.Гәрәев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250