Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тозның файдасы да, зыяны да бар

Де­кабрь ае­на да аяк бас­тык. Та­би­гать­кә чын-чын­лап кыш кил­де.

Бер-ике көн эчен­дә җир өс­тен кар кап­ла­ды. Юл­лар­ны ка­рап то­тар­га ти­еш­ле служ­ба­лар боз­ла­вык­лар­ны ни­чек кар­шы­ла­ды икән? Әле­ге со­рау­га җа­вап би­рү өчен без үзе­без­чә рейд уз­дыр­дык.

Га­дәт­тән тыш хәл­ләр­не ки­сә­тү һәм бе­те­рү, ян­гын кур­кы­ныч­сыз­лы­гын тәэ­мин итү бу­ен­ча ко­мис­си­я­нең но­ябрь аен­да үт­кә­рел­гән уты­ры­шын­да юл ху­җа­лы­гы служ­ба­ла­ры җи­тәк­че­лә­ре кыш­кы чор­га әзер бу­лу­ла­рын әйт­кән иде. Мәгъ­лүм бул­ган­ча, шә­һәр һәм ра­йон юл­ла­рын 3 предп­ри­я­тие ка­рап то­та. Ка­ла­быз­да­гы урам-юл чел­тә­ре­нә "Әл­мәт шә­һәр юл­ла­ры ида­рә­се" му­ни­ци­паль уни­тар предп­ри­я­ти­е­се хез­мәт күр­сә­тә. Аның ка­ра­ма­гы­на 4,5 мил­ли­он квад­рат метр ав­то­юл һәм тро­ту­ар тап­шы­рыл­ган. Си­шәм­бе көн­не транс­порт агы­мы зур бул­ган бар­лык үзәк урам­нар­ны ка­рап чык­тык. Ту­ла­ем ал­ган­да, без­нең ка­раш­ка ри­за­сыз­лык бел­де­рер­гә җир­лек кү­зә­тел­мә­де. Юл­лар тай­гак тү­гел, ки­ре­сен­чә, кай­бер урын­нар яз-көз­не хә­тер­лә­теп җеп­шек, су­лы иде. АГУ­АД­тан ал­ган мәгъ­лү­мат­лар­га ка­ра­ган­да, 1 де­кабрь­дән баш­лап урам­нар­ны чис­тар­тыр­га 302 бе­рәм­лек тех­ни­ка чык­кан. Бер­ни­чә көн эчен­дә 297 ку­бо­метр кар тү­гел­гән, юл­лар­га 45 ку­бо­метр ком-тоз кат­наш­ма­сы си­бел­гән. Боз­ла­вык­ка кар­шы бул­ган 132 ку­бо­метр сы­ек ре­а­гент кул­ла­ныл­ган. Бу урын­да без со­раш­ты­ру уз­дыр­ган бер шо­фер­ның за­рын да җит­ке­реп үтә­се ки­лә.

- Юл­лар­га ком гы­на сип­сә­ләр дә ярый бит ин­де. Без­нең шә­һәр­дә ни­гә­дер хи­мик ре­а­гент­лар­га, тоз­лы су­га өс­тен­лек би­рә­ләр. Тоз­лы су­ның аяк ки­ем­нә­рен, ма­ши­на­ны "а­ша­вын" һәр­кем бе­лә. Ул ту­зан бе­лән ка­ла, ма­ши­на­лар уз­ган­да эре­гән кар-су бе­лән юл кы­рый­ла­ры­на си­бе­лә. Ан­нан агач­лар ко­рый, - ди­де 34 ел стаж­лы шо­фер Ил­дар Шә­фый­ков.

Бер уңай­дан тро­ту­ар­лар­га һәм ише­гал­ла­ры­на да күз са­лыр­га бул­дык. Шә­һәр эчен­дә­ге җәя­ү­ле­ләр юл­ла­рын боз-кар­дан шу­лай ук АГУ­АД хез­мәт­кәр­лә­ре чис­тар­та. Ме­нә ни­чә көн ин­де ир­тән­ге як­та алар­ның баш кү­тәр­ми эш­ләү­лә­ре­нә тап бу­лам.

- Кул­га кө­рәк-се­бер­ке­не ир­тән­ге сә­гать ал­ты­да ук ала­быз һәм 4 кә ка­дәр тро­ту­ар чис­тар­та­быз, - ди­де Ни­на Ива­но­ва һәм Анас­та­сия Ми­не­е­ва. - Кыш без­нең өчен авыр һәм та­гын да җа­вап­лы­рак чор. Ке­ше­ләр эш­кә куз­гал­ган­чы бас­кыч­лар­ны чис­тар­тып ку­яр­га ты­ры­ша­быз.

Тро­ту­ар­лар­дан да зар­ла­ну­чы­лар та­был­ды. Мон­да да күп­че­лек тоз­лы су си­бү­ләр­гә ри­за­сыз­лык бел­дер­де. Биг­рәк тә ба­ла­ла­рын җи­тәк­ләп бак­ча­га ашы­гу­чы­лар юл­лар­ны шул рә­веш­чә боз­дан арын­ды­ру­га кар­шы. Алар кар эре­гән юл­дан ба­ру­ның авыр­лы­гын, ча­на, ле­дян­ка тар­тыр­га мөм­кин бул­ма­вын әйт­те­ләр. Ле­нин ура­мын­да гы­на да бер­ни­чә урын­да шу­шын­дый кү­ре­неш­кә тап бул­дык.

Ише­гал­ла­рын­да­гы кар­ны ни­гез­дә җы­еш­ты­ру­чы­лар кө­ри. Алар бул­ган тер­ри­то­ри­я­ләр­дә чис­та. Дө­рес, әле­гә кар күп тү­гел. Бул­га­нын ма­ши­на­лар йө­ри-йө­ри тап­тап бе­тер­гән һәм шу­ңа да әл­лә ни көч ку­яр­га ту­ры кил­мә­гән.

Кыш баш­лан­ды гы­на әле. Ал­да кар-бу­ран­нар да, көч­ле боз­ла­вык­лар да бу­лыр. Ел­ның бу фа­сы­лын­да җәя­ү­ле­ләр­дән дә, ма­ши­на йөр­тү­че­ләр­дән ае­ру­ча игъ­ти­бар­лы, сак йө­рү, бар­лык юл ка­гый­дә­лә­рен үтәү со­ра­ла. Бә­хет­сез­лек аяк ас­тын­да. Шу­ны оныт­мыйк!

Ири­на Апа­ча­е­ва

Ав­тор фо­то­ла­ры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250