Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү квитанцияләре үзгәрәчәк

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү язылган квитанцияләрне тиздән башка төрдәгеләренә алыштыру күздә тотыла.

Бу хакта коммуналь хезмәтләр өчен түләүне оештыру буенча төзелгән махсус комиссиянең 11 гыйнварда үткән утырышында хәбәр ителде.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рияз Комаров яңа квитанцияләрнең хәзергеләреннән гадирәк, аңлаешлырак булачагын әйтте.

Утырышта лифтлар проблемасы да күтәрелде. Хәбәр иткәнебезчә, шәһәрдә файдалану вакыты чыгып килүче лифтлар байтак. "Альянс плюс" җәмгыятендә генә дә аларның саны 65. Калган торак-эксплуатация участокларында алар 10-12 шәр лифт тәшкил итә. Бүген бер лифтны алыштыру өчен 1 миллион 300 мең сум акча кирәк. Бу проблеманы чишү өчен финанслау юлын эзләү сорала. Утырышта әлеге җәһәттән төрле фикерләр тыңланды.

Декабрь ае өчен торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләргә килгәндә, бу юлы да яшәүчеләрдә тагын ризасызлык уятучы квитанцияләр чыгарылган. Аларның кайберләрендә кайнар суга кабаттан исәп-хисап ясалмаган. Икенчеләрендә кайнар һәм салкын су өчен икеләтә сумма язылган. Тиешеннән аз язылган квитанцияләр дә булган. ЕРРЦ директоры Ольга Носова квитанцияләрдәге төгәлсезлекләрнең программаның яңартылуы белән аңлатты. Хаталар төзәтелә, яшәүчеләргә башка квитанцияләр таратылачак. Шәһәрдә яшәүчеләрдән декабрь ае өчен җылылыкка күп исәпләнүе хакында да мөрәҗәгатьләр булган. "Декабрь ае салкын булды. Шуңа күрә җылылык та күп тотылды", - дип аңлатты район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Николай Богданчиков.

Ирина Апачаева

Лилия Седельникова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250