Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тома сукыр музыкант әлмәтлеләрне гашыйк иттерде [+ВИДЕО, ФОТО]

Тагын бер хыялым тормышка ашты. Ә мин аның хыял гына булып калачагына ышанып яшәгән идем. Дөньякүләм танылу яулаган, җир шарының төрле почмакларында аншлаг белән концерт бирүче Игорь Бутманның концертын күрү минем өчен чын могзиҗага тиң. Андыйлар исә йөзләгән икән. «Нефтьче» Мәдәният сараенда бу көнне алма төшәр урын да юк иде.

Танылган джазмен, саксофонист Игорь Бутман һәм Мәскәү джаз оркестры концерты – «Татнефть» компаниясенең әлмәтлеләргә чираттагы музыкаль бүләге. Башкала кунаклары исә оригиналь композицияләрен, классик джаз әсәрләрен туплап, Әлмәт өчен махсус программа төзегән. Музыканың бу төрен сөючеләр хуплар, джаз бит ул тыңларга да матур, тынычландыра да, фәлсәфи уйларга да этәрә. Концерт беренче минутларыннан ук залны әсир итте: әйтерсең лә, бу мизгелдә җирнең тарту көче юкка чыгып, җиһанны джаз дулкыны биләп алды. Саксофон, труба, тромбон, контрабас, гитара, фортепиано тавышлары джаз импровизацияләрендә бергә кушылып, музыкантларның хис-кичерешләре тамашачыларга да күчте. Мөгаен, концерт барышындагы алкышлар белән берәр станцияне тәэмин итсәң, кичке Әлмәт өстен күзне чагылдырырлык яктылык биләп алыр иде. Ә менә пианист, импровизатор, җырчы Олег Аккуратов үзе үк гаҗәеп бер инструмент кебек: югары альттан алып, тирәнтен баска кадәр диапазонга ия егеттә музыкаль юмор хисе дә көчле, мөмкин булмаган композицияләрне дә берләштерә ул. Джазга «Әпипә»не кушып уйнавы бер гаҗәпләндерсә, татарча сүзләр кулланып җырлавы залны аеруча да җанландырып җибәрде. Аптырарлык нәрсә юк, дөньяда андый талантлар байтак дияр кайберәүләр, әмма Олег алар кебек түгел, ул тумыштан тома сукыр. Шуңа да карамастан, аның казанышлары, җиңүләренең исәбе юк.

Олегның телне бозмыйча татарча сүзләр кушып җырлавы, рәхмәт белдерүе бездә «егетнең тамырлары татарларга барып тоташамы әллә?» дигән кызыксыну да уятты. Баксаң, ул музыкант кына түгел, ә төрле мәдәниятләр белән кызыксынучы бик сәләтле кеше икән.

– Олег телләрне махсус ятлап утырмый, аның өчен чит сүзләр өйрәнү авыр түгел. Һиндстанда һиндча, Кытайда кытайча, Латвиядә латышча, Израильдә иврит һәм идиш телләрендә, әлбәттә, инглизчә, немецча, французча да җырлый. Залны әнә шулай илһамландыра, тамашачыга да, безгә дә энергия бирә, – ди аның турында Игорь Бутман.

Хактан да, илһам чыганагы бу кичтә зурдан булды. Иң мөһиме, ул ике яклы иде. Без бөек музыкантларны күрүебезгә сөенсәк, алар кечкенә Әлмәттә югары сәнгатьне үз итүче тамашачылар булуына рәхмәтле булып китте.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Наил Гатауллин фотолары

 

Игорь Бутман:

– Публиканың ниндиен дә яратабыз. Үз илебезнең алкышлары кадерлерәк. Авыр эш көненнән соң, вакытларын башкага сарыф итмичә, безне карарга килгән тамашачыга уңай хис-кичерешләр бүләк итәсе килә. Чит ил гастрольләре дә безнең өчен мөһим. Без Россиядә искиткеч джаз музыкантлары булуын, башкаларда булмаган үсешне күрсәтергә тиеш. «Татнефть» компаниясе исә мәдәниятне күтәрүгә зур өлеш кертә. Үз хезмәткәрләренең ялын оештыра белә. Мондый компаниядән башкалар да үрнәк алырга тиеш. Джаз бит ул поп-музыка түгел, ул импровизация, аның катлаулы яклары да бар. «Татнефть» рәхәтләнеп берәр музыка төркемен чакыра алыр иде. Әмма андый концерт илһамландырмый, серле кичерешләр, фикерләр дә калдырмый. Ә без ниндидер фәлсәфи уйлар калдырганбыздыр дип уйлыйм. Әлмәтлеләрнең көчле алкышлары, чәчәкләре бик озак күңелләрне җылытып торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса