Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тимрәү өлкәннәргә күчкән

Әлмәттә әлегә грипп белән авыручылар теркәлмәгән. ОРВИ авыруы да эпидимиология бусагасын артып китмәгән.

Кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсенә һәм кеше иминлегенә күзәтчелек итү буенча федераль службаның ТР буенча идарәсенең Әлмәттәге территориаль бүлегеннән алган мәгълүматлар әнә шул хакта сөйли.

Узган атнада ОРВИ белән шәһәрдә һәм районда яшәүче 669 кеше авырган. Аларның 582 се балалар. Шунысын да аңлатып китәбез, болар - медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итүчеләр саны. Гриппка каршы 53200 кеше вакцина ясалган. Аларның 14800 ен 18 яшькә кадәрге балалар һәм үсмерләр тәшкил итә.

Эпидемиологик торышка килгәндә, кискен эчәк инфекцияләренең бераз артуы күзәтелә. Үткән атнада барлыгы шундый 24 очрак теркәлгән. Авыручыларның 4 есе генә балалар бакчаларына йөрүче, калганнары эшләүчеләр.

Йогышлы авырудан саналган микроспория, көннәр салкын торуга да карамастан, янәдән баш калкыткан. Узган атна аралыгында аны 6 кеше йоктырган. Микроспория бу юлы балаларда түгел, ә өлкәннәрдә ачыкланган. Моңа кадәр аның балаларның күпләп йоктыруын искә алганда, бу очракта бераз җиңел сулап куйсаң да була.

Бөер синдромы белән геморрагик бизгәк авыруы да йокламый, күрәсең. Узган атнада биш кешегә сорау билгесе белән шундый диагноз куелган. Әлегә диагнозны раслау өчен анализ нәтиҗәләре көтелә. Кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсенә һәм кеше иминлегенә күзәтчелек итү буенча федераль службаның ТР буенча идарәсенең Әлмәттәге территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Ирина Хәйруллина безгә туберкулезның да бер очрагы ачыклануын хәбәр итте.

Сукбайлыкта йөрүче эт һәм мәчеләр кешеләргә зыян салуын дәвам итә. Узган атнада 5 кеше дүрт аяклы дус булып саналып йөрүчеләрнең тешләвеннән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән.

Шуны да истән чыгармаска иде, һәрберебезнең иминлеге үзебезнең кулларда. Санитария-гигиена кагыйдәләрен төгәл үтик, сәламәт булыйк!

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250