Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Теләкләр кабул булганда

6 ноябрь көнне бөтендөнья мөселманнары иң изге бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан бәйрәмен билгеләп уздылар. Әлеге бәйрәм Исламның барлык әхлакый якларын: миһербанлылыкны, яхшылыкны һәм кешеләргә карата булган мәхәббәтне гәүдәләндерә. Изге гамәлләр, корбан чалу һәм мохтаҗларга ярдәм кулы сузу дингә ышанучыларны рухи яктан чистарта һәм шул рәвешле бәйрәмгә тирән мәгънә бирә. Бөтендөнья...

6 ноябрь көнне бөтендөнья мөселманнары иң изге бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан бәйрәмен билгеләп уздылар. Әлеге бәйрәм Исламның барлык әхлакый якларын: миһербанлылыкны, яхшылыкны һәм кешеләргә карата булган мәхәббәтне гәүдәләндерә. Изге гамәлләр, корбан чалу һәм мохтаҗларга ярдәм кулы сузу дингә ышанучыларны рухи яктан чистарта һәм шул рәвешле бәйрәмгә тирән мәгънә бирә. Бөтендөнья мөселманнары бу көнне бергә берләшеп, ярдәмгә мохтаҗ булганнарга кадер-хөрмәт күрсәтәләр. Ихлас игелеклелек һәм мәрхәмәтлелек - бу ике төшенчә изге чараның нигезе булып санала.
Әлмәт районының барлык мәчетләрендә дә бу көнне бәйрәм намазлары укылды. Үзәк мәчеттә Әлмәт районы һәм шәһәренең мөхтәсибе Рәфыйк хәзрәт Миңлеәхмәтов барлык мөселман- нарга мөрәҗәгать итеп, барысына да изге теләклә- рен җиткерде. Әлмәт муниципаль районы башлыгы Р.Ф.Әбүбакиров барысына да тыныч матур тормыш, игелекле гамәлләр теләде. Район башлыгы Ислам традицияләренә районда зур игътибар бирелүенә басым ясады, тәүбә-истигъ- фар итү өчен барлык шартлар да тудырылган булуын билгеләп узды. Бүгенге көндә Әлмәт җирлегендә барлыгы 36 мәчет, хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен мәдрәсә-ләрнең эшләвен, балалар өчен Ислам лагерьлары оештыруда районның һәрдаим алдынгы урын тотуын бәян итте. Елдан-ел яңа мәчетләр төзелүен, агымдагы елда Түбән Мактамада да 2 нче мәчетнең тантаналы шартларда ачылуын әйтте.
Бәйрәм намазыннан соң барлык мөселманнар корбан чалу кебек изге гамәлгә керештеләр. Әлеге гамәл Сабантуй мәйданына бара торган юл кырыендагы урында башкарылды. Шуны да билгеләп узарга кирәк, йоланы тормышка ашыру өчен биредәге территория барлык кирәк-яраклар белән дә уңай иттереп җиһазландырылган иде.
Алга таба дини бәйрәм Нефтьчеләр мәйданында дәвам итте. Биредә беренче тапкыр шәһәркүләм Корбан бәйрәме оештырылды. Көннең салкын булуына да карамастан, мәйданга халык бик күп җыелган иде. Чара барышында бәйрәмнең бар- лыкка килү тарихы сөй- ләнде, балалар Коръән сүрәләре укыдылар. Бәйрәм кунаклары кайнар пылаудан, чәйдән һәм төрле тәм-томнардан авыз иттеләр. Балалар өчен бәйгеләр, викториналар үткәрелде, түләү- сез баллы мамык, конфетлар өләшенде, өлкән яшьтәгеләргә азык-төлек пакетлары таратылды. Шәһәр бәйрәме балалар тарафыннан Ислам җырларын башкару һәм "Корбан бәйрәме мөбарәк булсын" дигән сүзләр белән күгәрченнәр очыртып җибәрү белән тәмамланды.
Э.Хәсәншина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса