Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Түбән Саксония вәкилләре эшлекле сәфәр белән Әлмәткә килде

Германиянең биләмәләре зурлыгы буенча Бавариядән кала икенче урында торган Түбән Саксония җире вәкилләре - Әлмәттә.

Көньяк-көнчыгыш сәүдә-сәнәгать палатасы чакыруы белән килгән Алман иле белгечләре Казан, Чаллы, Алабуга шәһәрләрендә булып, бүген нефтьчеләр башкаласына килеп иреште. Бирегә визитларын алар шәһәр предприятиеләре белән танышудан башлады. Бүген исә муниципалитет бинасында район башлыгы һәм эшмәкәрләр белән очраштылар. Бу минутларда Түбән Саксония делегациясе "Татнефть" компаниясе җитәкчеләре белән очраша.

Саксонлыларның Әлмәткә килүен гамәлгә куйган көньяк-көнчыгыш сәүдә-сәнәгать палатасы вәкиле Азат Зиннуров белдергәнчә, Татарстанга чит илләрдән төрле тәкъдимнәр белән делегацияләр килеп кенә тора. Ләкин күп очракта бу аралашуның дәвамы булмый, икечедән алар хәтта бу төбәккә килеп тә җитә алмыйлар, ди Азат Зиннуров. Бүгенге визитның үзенчәлеге шунда - ике якның да хезмәттәшлек теләге һәм гамәлгә ашырырлык тәкъдимнәре бар. Делегация составында геотехник өслекләр, авиация, нефть һәм газ сәнәгате өчен сервис җайланмалары җитештерүче предприятиеләр вәкилләре бар.

Район башлыгы белән очрашуда ике якның да социаль-икътисади хәле, үсеш юнәлешләре турында сүз булды. Түбән Саксония икътисад министрлыгының инновацияләр үзәге җитәкчесе Стефан Францке нигездә кара алтыны белән танылган Әлмәт турында мәгълүмат тыңлаганнан соң безнең көчләр тигез түгел дип шаяртты. Шаяртты гына... Чөнки тәкъдир итү материаллары буенча Саксония җире яңа технологияләре белән билгеле. Биредә авыл хуҗалыгы, машина төзелеше, авиация төзелеше үсеш алган. Үзләрендә газдан кала җир асты байлыгы тапмаган Саксония әлеге тармак өчен отышлы җайланмалар җитештерә. "Татнефть" җитәкчелеге белән очрашуда соңгысы буенча фикер алышу ниятләнә, шулай ук "Татнефть- Актив" карамагындагы 200 мең кв. метрны биләгән мәйданда технопарк төзү мәсьәләсе күтәреләчәк.

Ләйләгөл МИНАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250