Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Түбән Мактамада – Өлкәннәр көне

1 октябрь - Өлкәннәр көнен лаеклы ялда булган һәркем көтеп аладыр. Чөнки әлеге уңайдан оештырылган чаралар аларның күңелен генә күрү, игътибар белән әйләндереп алу түгел, ул кайчандыр бергә иңгә-иң торып эшләгән хезмәттәшләрне очраштыру-күрештерү дә. Чынлап та, бер күрешү - үзе бер гомер. Пәнҗешәмбе көнне үк Өлкәннәр көнен бәйрәм итү өчен...

Мәгълүм булганча, Түбән Мактама җирлегенә әлеге торак пункт һәм Тихоновка авылы керә. Аларда 2447 пенсионер, 334 хезмәт ветераны гомер кичерә. Бөек Ватан сугышы ветераннары бүген бармак белән санарлык калган. Өлкәннәр төрле тармакта хезмәт куйганнар. Әлбәттә, аларның һәрберсенә эш урыннарында кадер-хөрмәт күрсәтелә. Әлеге бәйрәм чарасына нәшатлылар чакырылган. Арада элеккеге укытучылар, нефтьчеләр, төзүчеләр, терлекчеләр һәм башкалар бар иде.

Лаеклы ялда булуларына да карамастан, җәмәгать эшләрендә катнашып, бистә җирлеге тормышына битараф булмаучыларны Өлкәннәр көне белән тәбрик итәргә, аларга изге теләкләрен җиткерергә район башлыгы Мәҗит Салихов та килгән иде. Ул мондый бәйрәмнәр уздырылуга бик шат булуын белдерде, соңгы елларда өлкән буын кешеләр өчен күп эшләнүен ассызыклады. Өлкәннәр җилкәсенә зур сынаулар төште: Бөек Ватан сугышы, аннан соң илне җимереклекләрдән торгызу еллары һәм башкалар. Әмма алар авырлыклар алдында каушап калмадылар, һәр җирдә җиңүгә ирешеп, фидакарьлек үрнәкләре күрсәтеп эшләделәр. "Сезнең тырыш хезмәтегез аркасында бүгенге яшьләргә эшләве җиңелрәк", - дип искәртте Мәҗит Хаҗипович. Ул шулай ук шәһәр белән бергә Түбән Мактама җирлегенең дә үсүен, күркәм үзгәрешләр кичерүен, республика һәм федераль программаларда катнашуын бәян итте. Бистәдә заманча кибетләр ачыла, урамнарга асфальт юллар җәелә. Чыгышта Экология бистәсендә дә күп эш алып барылуы билгеләп үтелде. "Газлаштыру буенча да республика программасына эләктек. Тихоновкада "Южный" микрорайонында эш тәмамланды. Шушы көннәрдә Экология бистәсендә суүткәргеч һәм газүткәргеч буенча эш башланачак. Бер урында тормыйбыз эшлибез", - диде район башлыгы.

Мул табын артында утыручы лаеклы ялдагыларга изге теләкләрен җиткерүчеләр күп булды. Алар хөрмәтенә матур-матур җырлар да яңгырады.

Ирина Апачаева, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса