Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тавышыбызны бирдек

2011 елның төп сәяси вакыйгасы тәмамланды - 4 декабрьдә илебездә алтынчы чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайланды.

Татарстанда сайлау кампаниясе оешкан төстә узды. Бу хакта ТР журналистлары белән 5 декабрь көнне 13.00 сәгатьтә онлайн режимда булып үткән матбугат конференциясендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Мөхәммәтшин һәм ТР ЦИК рәисе А.Фомин белдерде.

ТР Дәүләт Советы спикеры сүзләренә караганда, сайлау кампаниясе башка еллардагыларыннан аермалы буларак, 7 партиянең дә актив катнашуы белән аерылып торды. Россия буенча гражданлык бурычын үтәүчеләр саны, якынча мәгълүматларга караганда, 60,2 процент тәшкил итте. 2007 ел белән чагыштырганда әлеге күрсәткеч бераз түбән. Татарстанда исә теркәлгән 2 миллион 866 мең 568 сайлаучыдан 2 миллион 279 мең 348 кеше, ягъни 79,5 % ы сайлауларда катнашкан. "Бу юнәлештә ТР районнары һәм шәһәрләре буенча күрсәткечләр югары. Һәрвакыттагыча, авыл җирлекләрендә яшәүчеләр аеруча активлык күрсәтте", - дип җиткерде Ф.Мө- хәммәтшин. Ул шулай ук республикабызда "Бердәм Россия" партиясеннән кала бары тик КПРФның гына 7 проценттан күбрәк тавыш җыюын ассызыклады. Шулай итеп, Татарстанда якынча мәгълүматлар буенча "Бердәм Россия" 77,83 %, КПРФ 10,59 %, "Гадел Россия" 5,29 %, ЛДПР 3,48 %, "Яблоко" 1 %, "Патри- оты России" 0,43 %, "Правое дело" 0,37 % тавыш туплый алды.
6 декабрь көнне 10.30 сәгатьтә алынган мәгълү-матларга кара- ганда, Россия буенча "Бердәм Россия" 49,42 %, КПРФ 19,19 %, "Гадел Россия" 13,22 %, ЛДПР 11,65 %, "Яблоко" 3,38 %, "Патриоты России" 0,97 %, "Правое дело" 0,59 % тавыш җыйган. Төгәл нәтиҗәләрне ЦИК киләсе атнага беркетмәгә кул куйгач кына игълан итәчәк.
"Бердәм Россия" партиясе аша сайлаучылар РФ курсына, модернизация курсына ышаныч күрсәтте. Шуның белән алар ТР хөкүмәтенә дә теләктәшлек белдерде", - диде үз чыгышында ТР Дәүләт Советы Рәисе. ТР ЦИК рәисе А.Фомин быел аеруча яшьләрнең актив булуына күрсәтте. "Яңа дәүләт буыны, советлар чорында туган кешеләр тавыш бирә башлады һәм алар Татарстанның, гомумән, илнең үсешенә битараф түгел", - диде ул. Шулай ук конференция барышында сайлау кампаниясендә электрон тавыш бирүнең уңай күренеш булуына да басым ясалды.
Республикабызда 33 муниципаль берәмлектә әлеге алым кулланылды. Сәяси партияләрнең актив булуларына да карамастан, судка, сайлау комиссияләренә, хокук саклау органнарына мөрәҗәгатьләрнең аз булуы да хәбәр ителде. Әлмәт районы буенча сайлауларда, якынча мәгълүматларга караганда, 95 % тан артык, шәһәр буенча 86 % тан артык кеше катнашты. Алтынчы чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлаудан тыш Әлмәт районында муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына да өстәмә сайлаулар үтте.
Бу көнне Бишмунча, Бута, Васильевка, Колшәрип, Миңлебай, Түбән Абдул, Новотроицк авыл җирлекләрендә яшәүчеләр муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына яңа депутатлар сайлады.
Сайлаулар - 2011 тәмам. Халык ышаныч күрсәткән партияләр исемлеге билгеле. 2012 елның март аенда безне тагын сәяси вакыйга көтә - россиялеләр РФ Президентын сайлаячак. Шулай итеп, барлык дәрәҗәләрдә дә хакимият 4-5 елга формалашып, эшчәнлек җәелде- рәчәк. Ә аннан соң сайлаулар 2014 елда узачак. Анда без ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлаячакбыз.
Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса