Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Татнефть»: яңа проект старт ала [+АФИША]

Шәһәр администрациясе белән берлектә «Татнефть» «Әлмәтнең урам театрлары» проектын башлап җибәрә.

Проектның максаты - халыкның социаль активлыгын һәм шәһәрдә үткәрелә торган чараларның күңеллелеген арттыру, корпоратив һәм шәһәр чараларына күбрәк тамашачыларны җәлеп итү, яшьләрнең иҗади үсешен активлаштыру. Проектта катнашырга үзешчән сәнгатьтә катнашучыларны, яшь талантларны һәм үзен сәнгатьнең урам төрләрендә сынап карарга һәм күрсәтергә теләгән әлмәтлеләрне чакыралар.
Алар өчен 12 майда 18 сәгатьтә Яшьләр үзәгендә Санкт-Петербургның «Странствующие куклы господина Пэжо» исемле данлыклы урам театры әйдәүче белгечләре белән очрашу уздырыла. Алар сезгә сәнгатьнең гаҗәеп һәм мавыктыргыч төре турында сөйләячәкләр. Сез урам театры,
фольклор театр, пантомима театры, таякларда йөрүчеләр, клоуннар төркеме, интерактив төркем кебек иҗат коллективлары составында чыгыш ясый алачаксыз.
Кастинглар 13 майда Яшьләр үзәгендә үтәчәк:
10 сәгатьтә - иҗат коллективлары өчен, 15 сәгатьә - фрилансерлар (теләүчеләр) өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса