Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстанның 6 предприятиесе Россиянең эре шәхси компанияләрнең Топ-200 рейтингына кергән

Татарстанның 6 предприятиесе Россиянең эре шәхси компанияләрнең Топ-200 рейтингына кергән


"Forbes" исемлегенә капиталда дәүләт һәм чит ил хезмәттәшләре 50 проценттан артык тәшкил итмәгән компанияләр кертелгән

"Forbes" журналы Россиянең 200 эре шәхси компаниясе рейтингын төзегән. Керем буенча исемлектә "Лукойл" (2012 елда 3,6 триллион сум) лидерлык итә. Икенче урында "Сургутнефтегаз» (849,6 миллиард), өченче - Vimpelcom (717,2 миллиард).
Рейтингка шулай ук Татнефть» (7 урында, 2012 елда кереме - 444,1 млрд сум), "Түбән Кама Нефтехим" (33 урын, 130,5 млрд сум), ТАИФ-НК (35 урын, 128,6 млрд), "КАМАЗ" (42 урын, 117,1 млрд), "Казаньоргсинтез" (108 урын, 45,5 млрд), "Транстехсервис" (111 урын, 44,2 млрд) кебек Татарстан предприятиеләре дә кергән.
Рейтингта катнашучыларның барлык кереме 23 триллион сум чамасы тәшкил иткән.
"Forbes" исемлегенә капиталда дәүләт һәм чит ил хезмәттәшләре 50 проценттан артык тәшкил итмәгән компанияләр кертелгән.
Исемлеккә банклар, иминият, лизинг, инвестицион һәм башка финанс компанияләр кертелмәгән. Моннан тыш, активлар белән идарә итүче структуралар исәпкә алынмаган. Ә алар идарәсендәге активлар башка шартлар буенча исемлеккә кергән, дип ачыклык кертә Lenta.ru.\

Татар-информ

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса