Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстанда һава шартлары начарлану сәбәпле, ведомствоара оператив штаб эшли башлады

Татарстанда һава шартлары начарлану сәбәпле ведомствоара оператив штаб эшли башлады.

ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин рәислегендә узган ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттан тыш утырышында, республикада һава шартлары начарлану сәбәпле, ведомствоара оператив штаб эше турында карар кабул ителде.

Ихтыяҗ туса, муниципаль районнар "Буран" планын кертә һәм авыр техника куллана ала.

"Вәзгыять начарланган очракта, транспорт хәрәкәтен чикләү яки туктату турында чаралар кабул итәргә туры киләчәк. Әлегә андый карарлар кабул ителми, вәзгыять контрольдә. Иң яхшысы алдан хәстәрен күрү, автомобильләрне эре торак пунктлар янында туктату зарур. Оренбург өлкәсендәге хәл килеп чыкмасын өчен барысын да эшләү мөһим", - дип белдерде Алексей Песошин киңәшмәдә.

Комиссия рәисе федераль һәм республика юлларындагы барлык җылыну, туклану, кафе һәм ресторан стационар пунктларны (барлыгы 53 пункт) контрольгә алырга чакырды. Шулай ук, ихтыяҗ туган очракта, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 13 мобиль җылыну пункты эшләячәк. Моннан тыш, А.Песошин кече техниканы әзер тотарга чакырды, кайбер очракларда тирән карда йөри торган автомобиль кирәкле урынга бару өчен бердәнбер ысул булырга мөмкин.

Республика автоинспекциясе анализы буенча Татарстан территориясендә 38 участокта автомобиль бөкеләре булырга мөмкин. Бу участокларда постлар оештырылган.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса