Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

TATAR.RUN марафонына әзерлек башланды

TATAR.RUN узышы быел Татарстанның берничә каласында узачак, шул исәптән Әлмәттә дә.

2 сентябрьдә, Нефтьчеләр көнен бәйрәм итәр алдыннан шәһәр урамнары йөгерү трассаларына әверелер дип көтелә. Катнашучыларга берничә дистанциядә - 3 км, 10 км, 21,1 км арага йөгерү тәкъдим ителәчәк. Башкалардан аермалы буларак, Әлмәттә узыш «музыкаль» статусы алачак, ягъни һәр километрда йөгерешчеләрне барабан тавышлары һәм дәртле музыка озатып барачак. Оештыру комитеты теләге булганнарны бүгеннән үк тренировкаларга кушылырга чакыра. Алар һәр сишәмбе, пәнҗешәмбе (19.00 сәг.), якшәмбе (11.00 сәг.) шәһәр паркы янында бушлай уздырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса