Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тагын артты...

10 июль көнне калабызның энергетика комиссиясенең утырышы булып узды. Анда торак-коммуналь хезмәтләргә агымдагы елның 1 июленнән артачак тарифлар турында сүз барды.

Утырышка калабыздагы банк филиаллары җитәкчеләре дә чакырылган иде. Чөнки 1 июльдән банклар һәм почта бүлекчәләре торак-коммуналь хезмәтләргә түләүне җыйганда комиссия ала башлаячаклар. Моңа кадәр бу эш ЕРРЦ аша башкарылып килде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Николай Богданчиков башкарма комитетның комиссион түләүнең бар җирдә дә бертөсле урнаштырылуын теләвен җиткерде. Әмма әле филиаллар процент күләме хакында бу көнне тәгаен гына әйтә алмадылар.

Банкирлар Интернет аша түләргә тәкъдим иттеләр. Бу очракта түләү азрак була, бер квитанциядән 10 сум гына комиссия алыначак.

Әйткәнебезчә, 1 июльдән тарифлар арта. Без әле июль аенда июньдә күрсәтелгән хезмәтләр өчен түлибез. Тарифлар арту август аенда килгән квитанцияләрдә күренәчәк. Безне нинди үзгәрешләр көтә икән? Мәгълүм булганча, моңа кадәр комиссион җыемнар "Торак фонд белән идарә итү" тарифына кертелгән иде. Банклар һәм почта бүлекчәләренең процентларны үзләре билгеләве искә алынып, торак фонд белән идарәгә итүгә тарифлар узган елгы дәрәҗәдә калдырыла, ягъни ул һаман да торак мәйданның квадрат метрына 1 сум 49 тиен була.

Торак-коммуналь хуҗалык департаменты директоры Евгений Ермолаев торак хезмәтләргә тарифның узган елның ноябрь аенда ук раслануын һәм әлеге карарның бүген үз көчендә калуын җиткерде. Аның әйтүенчә, тулаем алганда, торак хезмәтләренә бәяләр үсеше биш процент тәшкил итә. Торак һәм коммуналь хезмәтләрнең икесен бергә караганда тарифлар алты процентка арта. Торак бинага капиталь ремонт өчен тариф бездә дә республикадагы кебек квадрат метрына 5 сум тәшкил итә һәм ул элеккеге күләмдә кала.

1 июльдән фатирларыбызга килгән зәңгәр ягулык өчен 15 процентка артыграк түли башлыйбыз. Хәзер аның бер кубометры өчен 4 сум 1 тиен түләргә кирәк булачак. Счетчиклары булмаганнар кеше башына 48 сум 12 тиеннән түли.

"Әлмәт-Водоканал" ААҖ директоры Раушан Хафизов су белән тәэмин итү һәм субүлү (канализация) хезмәтләренә тарифларның ТР тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан раслануын, бәяләрнең электр энергиясенә, газга, сатып алган суга булган коэффициентларның искә алып урнаштырылуын билгеләп үтте. Кыскасы, салкын суга 1 июльгә кадәр 34 сум 81 тиеннән түләгән булсак, хәзер аның бер кубометры 36 сум 89 тиенгә җитте. Канализация өчен бер кубометр су 15 сум 25 тиен тәшкил итә. Мәгълүм булганча, аның өчен тарифлар артканга кадәр кубометрына 14 сум 45 тиеннән түләгән идек.

Кайнар суга тариф кубометры 74 сум 93 тиеннән 78 сум 84 тиенгә кадәр артты. Җылылык өчен моңа кадәр бер Гкал өчен 1458,92 сум түләгән булсак, хәзер ул 1534 сум 97 тиенгә күтәрелде.

Шәһәрдә яшәүчеләр өчен бер киловатт электр энергиясе 1 июльдән 2 сум 57 тиен була. Элек ул 2 сум 43 тиен иде. Авылда яшәүчеләргә тариф 1 сум 80 күләмендә урнаштырылган. "Татнэнергосбыт" ААҖнең Әлмәт бүлеге начальнигы урынбасары Венера Рамазанова 1 сентябрьдән РФ хөкүмәтенең 354 нче карары белән расланган яңа кагыйдәләрнең үз көченә керүен җиткерде. Аның нигезендә электр энергиясе өчен ОДН бүленеше тәртибе үзгәрәчәк. Бер сүз белән әйткәндә, ОДН хәзерге кебек фатирда кемнең күпме электр энергиясе тотуга бәйле булмаячак, ул фатир мәйданына карап бүленә башлаячак. Венера Рамазанова әлмәтлеләргә ике тарифлы счетчиклар куярга киңәш итте. Мәгълүм булганча, мондый счетчиклардагы күрсәткечләр көндез бер төрле, ә төнлә арзанрак тариф буенча исәпләнә. Көндезге зона 2,57 сум/кВт сәгать, төнге зона 1,29 сум/кВт сәгать тәшктл итә. Авылда яшәүчеләр дә ике тарифлы счетчиклар куеп, тәүлеккә карап көйләнә торган тарифлардан файдалана ала. Алар өчен көндезгесе 1 сум 80 тиен, ә төнлә 90 тиеннән исәпләнәчәк.

Ирина Апачаева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250