Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Су басты...

Һава температурасының кискен күтәрелүе карның күпләп эрүенә китерде. Озакка сузылган салкыннар нәтиҗәсендә быел шактый тирәнлектә туңган җир һаман да үз хәленә кайтмады әле.

Шул рәвешчә агым сулар җиргә сеңә алмыйча тирә-юньгә таралырга мәҗбүр. Зәй елгасы күтәрелеп, Урсаладагы Заречная урамындагы 2, 18, 18 а, Беренче Май урамындагы 23, Рыжиков урамындагы 28, 28 б, 29 нчы йортларны, Иске Әлмәт микрорайонындагы Комсомол ур., Окольная ур., Спартак ур., 1 а, Речная ур., 3, 10, 12, 21, 25, Аграрная ур., 1 а, 1 б, 1 д, 3, 5, Подлужная ур., 5, 2 е, 20, Коминтерн ур., 9а, Зәй ур., 64, Бигәш микрорайонындагы Ф.Кәрими ур., 41, РТСтагы Лоза ур., 2, Җиңү ур., 2 в, 20 а, Токарликов ур., 1, 1 б, 2, 2а, 4, 8, 26, 28, Тихоновка бистәсендәге Елховой ур., 1 б, 1 в, 2, Речная ур., 7 б, 27, 29, 31, 33, 35, 37, 39, 68, 70, 72, 74 һәм 75 нче йортларга, каралты-кураларга су үтеп керде. Лениногорск һәм Бөгелмә районнарындагы агым сулар да Карабаш сусаклагычының тулуына китерде. Сусаклагычтан агым суларны транзит рәвештә җибәрү башланды.

Әлмәт муниципаль районының гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы белән тәэмин итү буенча комиссясе утырышларында су баскан территорияләрдәге кешеләрне куркынычсызлык белән тәэмин итү буенча чаралар планы расланды. Алынган мәгълүматларга караганда, экстрен рәвештә ярдәмгә кирәк булган чаралар һәм көчләр югары әзерлеккә китерелгән һәм тәүлекара режим да эшли. Совет урамындагы 85 нче йортта урнашкан "Луч" телекомпаниясе бинасында оператив штаб төзелде. Аңа 37-03-95 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Су баскан урыннар газ һәм электр энергиясеннән өзелде. 12 апрель иртәсенә 435 йортта газ һәм ут юк иде инде. Су басудан зыян күрүчеләр саны 1200 кеше тәшкил итә.

Кешеләрне эвакуацияләү буенча да чаралар күрелгән. Шулай ук халыкны кабул итү урыннары билгеләнгән. Калабыздагы уку йортларының тулай тораклары аларны кабул итүгә әзер. Кешеләрнең матди байлыкларын эвакуацияләү өчен су аша уза торган техника җәлеп ителгән. Йорт җиһазларын, кием-салым һәм башкаларны саклау өчен урын итеп 1 нче мәктәпнең спорт залы (Таһиров урамы) билгеләнгән. Йорт хайваннарын Урсала фермасы кабул итә. Зыян күрүчеләргә Райпо бинасындагы "Яшьлек" кафесында (Совет урамы, 81 а) кайнар туклану тәкъдим ителә. Йортларын ташлап китәргә теләмәүчеләргә ашарга илтәләр. Ә инде кешеләрнең бәхетсезлегеннән файдаланып, аларны мал-мөлкәтенә кул сузуларны кисәтү максатыннан су баскан һәрбер урамда полиция патрульлек итә. Шулай ук бу көннәрдә МЧС службасы, Эчке эшләр министрлыгы бүлеге, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәткәрләре патрульлеге һәм кизү торуы оештырылган. Авария-коткару эшләренә калабызда һәм районда булган барлык йөзә торган чаралар җәлеп ителгән.

Күргәнебезчә, җитәкчелек булган барлык мөмкинлекләрне кулланып ярдәм итәргә тырыша, ә инде суның чигенүе, сүз дә юк, табигатькә бәйле.

И.Апачаева.

В.Тарасов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250