Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Социаль ипотека эшли һәм эшләячәк

Җомга көнне калабызда Премьер-министр урынбасары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Ш.Х.Гаффаров рәислегендә Дәүләт торак фондына түләүләр буенча йөкләмә алу уңаеннан төбәкара киңәшмә булып үтте.

Анда 10 муниципаль район башлыгы һәм фонд белән килешү төземәгән предприятие җитәкчеләре чакырылган иде. Киңәшмәне ачып, Ш.Х.Гаффаров алдагы елларда җыелышка чакырылучыларның тулы зал тәшкил итүен, ә хәзер аз булуын, моның социаль ипотека программасының кирәклеген аңлаулары хакында сөйләвен билгеләп үтте һәм программада актив катнашучыларга Президент исеменнән рәхмәтен белдерде.
ТР финанс министры Р.Р.Гайзатуллин республикада социаль ипотека программасының уңышлы гамәлгә ашырылуын җиткерде, аның кысаларында бюджет өлкәсендә эшләүчеләрне, яшь гаиләләрне, авыл җирлегендә яшәүче яшь белгечләрне, Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм башка категория кешеләрне торак белән тәэмин итәргә мөмкин булуын искәртте. Программа эшли башлаганнан алып республикада социаль ипотека буенча 4,3 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, 65 меңнән артык гаилә торак шартларын яхшырткан. Әлеге программаны тормышка ашыруга 2005 елдан алып оешмалардан кергән 34 миллиард сум акча юнәлтелгән. Тулаем сумма 70 миллиард сумнан артык тәшкил итә. Предприятиеләрнең ел саен акча күчерүләре фондка төзелеш күләмен арттырырга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, 2005 елда 330 мең квадрат метр торак сафка бастырылган булса, узган ел исә 609 мең квадрат метр торак төзелгән. 2011 елда социаль ипотека программасын тормышка ашыруга предприятиеләрдән 5 миллиард 863 миллион сум акча җыелган. Әлеге сумманың 4 миллиард 747 миллионы эре предприятиеләргә туры килә. "Татнефть" ААҖ үзе генә дә 2 миллиард 718 миллион сум керткән. Радик Рәүфович быел планның 6 миллиард сум итеп куелуын хәбәр итте. Программаның әһәмиятен аңлаганнар 5 миллиард 314 миллион сумга йөкләмә алганнар инде. Киңәшмәгә чакырылган 10 муниципаль район предприятиеләреннән ГЖФга 85 миллион сум акча керергә тиеш. 127 предприятие 62 миллион сумга йөкләмә алды, калган 169 оешма килешүне 25 гыйнварга кадәр төзергә тиеш.
"Татнефть"тән тыш Әлмәтнең башка оешмалары да программада катнаша. Район башлыгы вазифаларын башкаручы - район башкарма комитеты җитәкчесе М.Х.Салихов аларның билгеләнгән вакытка кадәр килешү төзиячәкләренә ышандырды.
ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Т.М.Абдуллин социаль ипотеканың комплекслы программа булуын, аның буенча ел саен 10 меңләп фатир төзелүен, программаның социаль-базар икътисадына да нык тәэсир итүен билгеләп үтте. Дәүләт торак фонды исәп-хисап счетына быел 350 миллион сумнан артыграк акча кергән инде һәм ул торак төзүче подряд оешмаларына җибәрелгән. Журналистларга биргән әңгәмәсендә Тәлгать Абдуллин узган ел социаль ипотека буенча торак төзелешен инвестицияләү күләме 14 миллиард 300 миллион сумнан артык тәшкил итүен хәбәр итте. Әйткәнебезчә, аның 5 миллиард 863 миллион сумы - предприятиеләрдән җыелган акча. Агымдагы елга да бюджет шушы дәрәҗәдә күздә тотыла. Әңгәмә барышында быел яңа программаларның да булуы әйтелде. Аның берсе - укытучыларга беренчел взнос ставкасын 20 процентка субсидияләү. 20 процент бюджет хисабына булачак. Шулай ук авыл җирлегенә эшкә күчүче табибларга субсидия бирү турында да карар кабул ителгән. Аларга бюджет хисабына беренчел взносны түләү өчен 100 мең сум акча биреләчәк. Дәүләт торак фонды башкарма директоры социаль ипотеканың киләчәктә дә эшләячәген, аның зур өстенлеккә ия булуын искәртте.
И.Апачаева.
М.Фарукшин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250