Син соңласаң, субсидия дә соңара
Балалар бакчасы өчен субсидия алырга теләүчеләр түләүләрен һәр айның 19 нчы числосыннан да соңга калмый башкарырга тиеш.
Шулай булганда гына алар компенсацияне вакытында ала алачак. Билгеләнгән сроктан соң түлиләр икән, акча барыбер биреләчәк, тик ул хисап счетына бер айга соңарып утырачак. Бу хакта башкарма комитетта узган брифингта кисәттеләр.
Мәгълүм булганча, "Мәгариф турында"гы федераль закон нигезендә 1 гыйнвардан балалар бакчаларына түләү артты. Шуның нәтиҗәсендә Татарстанда адреслы социаль ярдәм хәстәре күрергә булдылар. Моңарчы алган кебек үк хәзер дә һәр гаилә бакчага йөргән бер баласы өчен түләүләренең 20 процентын кайтара. Ике баласы йөрүчеләр 50 процентын, 3 баласын бакчага йөртүчеләр исә взносларының 70 процентын кире ала. Моңа өстәп, гаиләнең кеше башына кеременә карап җирле казнадан да өстәмә субсидия каралган.
- Бюджет формалаштырганда әлеге чыгымнар салынды. Акча булачак, - дип искәртә социаль яклау идарәсе җитәкчесе Закирҗан Шакирҗанов. - Хәтерләсәгез, ул җан башына 10 мең сум, 10-15 мең сум һәм 15-20 мең сум булганнарга бирелә. Һәр айның 19 ына кадәр түләү шарты беренче төркемгә, ягъни гаилә кереме һәммәсенә 10 мең тәңкә һәм аннан да ким булучыларга кагыла.
Түләү - бер, ә квитанция - ике
Узган ел декабрь аенда аз керемле гаиләләрдән өстәмә компенсация өчен документлар кабул иттеләр. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Ганиев сүзләренчә, барлыгы 4800 гаилә өстәмә пособие алачак. Бу 5500 бала дигән сүз. Ягъни балалар бакчаларына йөрүчеләрнең яртысына җирле бюджеттан адреслы ярдәм каралган.
Гыйнварда балалары бакчага йөргән кайбер ата-аналар кулларына башта тулы сумма күрсәтелгән бер квитанция алды. Аннары кисәтү әмәле буларак тагын икене таратканнар. Бу җан башына кереме 10 мең туры килүчеләргә шулай. Аларга башта 60 процентын түләү, республикадан һәм җирле казнадан адреслы ярдәм килгәч, калганын каплау мөмкинлеге дигән сүз. Бу аз керемле гаилә зур сумманы берьюлы чыгарып салмасын өчен шулай эшләнә.
Мисал өчен, өч кешедән торган гаилә. Керемнәре җан башына 10 меңнән артмый. 2 нче типтагы бакчага йөрүче балаларына түләү 2504 сум тәшкил итә. Киләсе айдан бу гаиләгә ике квитанция биреләчәк. Айның 19 нчы числосына кадәр алар сумманың 60 процентын, ягъни 1502 сумын түләргә тиеш булачак.
Бер бала өчен ата-анага республикада билгеләнгән уртача ата-ана взносының (1246 сум) 20 проценты, ягъни 249 сум кайтарылачак. Өстәп аз керемле булганга район бюджетыннан 753 сум адреслы ярдәм киләчәк. Шулай итеп гаиләнең хисап счетында 1002 сум туплана. Квитанциянең икенче өлешен, калган 40 процентын, ә ул 1002 сум тәшкил итә дә, шуның белән каплый. Тик әлеге компенсация вакытында күчсен өчен беренче түләүне һәр айның 19 ыннан да соңармый башкарырга кирәк.
Субсидиягә дәгъва кылу өчен документларны ярты ел саен тапшырырга, шулай ук ниндидер сәбәпләр аркасында гаилә кереме кимегән очракта аларны яңартып торырга кирәк.
Ләйләгөл Минаева
Гүзәл Миназова, хуҗабикә: Балабыз икәү, тик әлегә кызымны гына II типтагы бакчага йөртәбез. Ирем эшли, мин 2 яшьлек улым белән өйдә утырам. Дүрт җан бер кеше өстендә. Һәммәбезгә керем 10 ар меңнән дә кимрәк туры килә. Бу шартларда ай саен 2504 сум түләү бер дә күңелле хәл түгел. Гыйнварда квитанцияләрне ике тапкыр бирделәр. Башта тулы бәя язылганны. Аннары тагын икене. Бусы өлешләп түләү өчен диделәр. Тәрбиячеләр ни өчен алай икәнен анык аңлатмады. Бакча мөдире, өлешләп түләсәң компенсация күбрәк була, диде. Ышаныргамы?! Түләү срогы турында да кисәтмәделәр. Беренче биргән квитанцияне дүшәмбе түләдем. Моннан соң да бер генә тапкыр түләрмен дип торам. Ике тапкыр банкка комиссия түләүдән тартынып түгел, бер гамәл өчен ике тапкыр йөрисе килмәгәнгә. 3 яшькә кадәр бала белән өйдә утыручыларга быел пособие түли башлыйлар дип вәгъдә иткәннәр иде. Кайчан, кем һәм кемгә биреләчәге турында ләм-мим.
P.S. Гүзәлнең соравын социаль яклау идарәсендә: "Безнең әниләргә кагылмый ул. Әлеге закон туучылар саны үлүчеләр саныннан күп булган төбәкләрдә эшләмәячәк", - дип шәрехләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа