Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Саннар уйландырырлык

ЮХИДИ хәбәр итүенчә, балалар катнашында юл-транспорт вакыйгалары арта бара. Быелның дүрт аенда аларда 13 бала зыян күргән, бер баланың гомере өзелгән.

Борчуга салучы бу мәсьәлә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты каршында төзелгән юл хәрәкәте куркынысызлыгы буенча комиссиянең чираттагы утырышында да каралды.

Агымдагы елның 4 аенда шәһәр һәм район юлларында 82 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Аларда 12 кеше һәлак булган, 133 кеше тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шушы чорында 9 кешенең үлеменә китергән 56 юл-транспорт вакыйгасы булган. ЮХИДИ начальнигы В.М.Гыйздәтуллин ДТПлар арасында зур "урынны" бәрелешү алып торуын җиткерде (42 очрак). Икенче урында - җәяүлеләрне таптату (28 очрак). Транспорт чарасының каплануы нәтиҗәсендә 12 кеше яраланган. Баш инспектор билгеләп үткәнчә, мондый бәхетсезлек очракларының төп сәбәпләре булып тиешсез урында юлны аркылы чыгу, тизлекне, дистанцияне сакламау, юл йөрүдә чират тәртибен бозу, җәяүлеләр юлны аркылы чыга торган урындагы кагыйдәләрне үтәмәү санала. Исерек килеш руль белән идарә итүчеләр дә 7 юл-транспорты вакыйгасы ясаган. Нәтиҗәсе аянычлы - 6 кешенең гомере өзелгән, 9 кеше зыян күргән. Җәяүлеләрнең юлда йөрү кагыйдәләрен бозулары аркасында 15 ДТП булган. Дүрт айда барлыгы 18689 административ бозулар ачыкланган. ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан хәмер кулланган 374 шофер тоткарланган. Җәяүлеләргә өстенлек бирмәүнең 740, җәяүлеләрнең кагыйдәләр сакламавының 1982, светофор сигналларына игътибар итмәүнең 433, балаларын махсус җайланмадан башка йөртүнең 1316 очрагы ачыкланган.

Балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү буенча күләмле эш алып барылуга да карамастан, таләпләрне сакламаучылар ачыкланып торыла. Алар катнашындагы ДТПларның аеруча каникуллар вакытында артуы күзәтелә. Чыгышта монда велосипедлар һәм скутерларның да роле зур булуы ассызыкланды. Мәсәлән, узган ел Татарстанда велосипедчылар катнашындагы юл-транспорт вакыйгасында 8 кеше һәлак булган, 99 кеше имгәнгән. Зыян күрүченең һәр икенчесе бала. Ә скутер катнашындагы вакыйгада 3 кеше үлгән, 160 кеше тән җәрәхәтләре алган. В.М.Гыйздәтуллин закон нигезендә 16 яшькә җитмәгәннәргә автоюллар буенча мопедта йөрү рөхсәт ителмәвен җиткерде.

Мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Р.М.Ганиев, мәктәпкәчә мәгариф идарәсе начальнигы М.Н.Шәмсуллина, балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарә начальнигы Р.М.Карпов алып барылган эшләрен бәян иттеләр. Чыгышлардан аңлашылганча, барлык мәктәпләрдә дә юл куркынысызлыгы кагыйдәләре чагылдырылган почмаклар ясалган. 14 балалар бакчасында махсус җиһазландырылган кабинет бар, яшүсмерләр клубларының барысында да юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтүгә игътибар зур.

Транспорт өлкәсенә күзәтчелек итү буенча Федераль службаның ТР буенча дәүләт автоюл күзәтчелеге идарәсе Кама буе бүлеге өлкән дәүләт инспекторы Г.Е.Петров мәктәпләргә йөртүче автобуслар хакында сүз алып барды. Районда быел 25 мәктәп маршруты эшләгән. Аларның барысы да АПОПАТ карамагына тапшырылган. Искәртелгәнчә, автобуслар даими тикшерелә. Ләкин әле хәл итәсе мәсьәләләр дә бар. Мәсәлән, һәр мәктәп каршында автобус туктар өчен мәйданчыклар ясалырга, юл билгеләре куелырга тиеш. Г.Е.Петров инструктажны да кәгазь өчен генә түгел, ә бәлки кирәклеген тоеп уздырырга чакырды. "Дорсигнал" МУП директоры Г.М.Вәлиев шәһәр урам-юл челтәрләрендәге җәяүлеләр аркылы чыга торган урыннарны норматив торышка китерү буенча алып барылган эшләр хакында мәгълүмат бирде.

Кайчагында юллар торышы да юл-транспорт вакыйгаларына сәбәпче була. Утырышта "ГУАД" МУП, "Татнефтедор" ҖЧҖ АУАД, "Әлмәт-Автодор" ҖЧҖ, "Татнефтедор" ҖЧҖнең Азнакай УАДның гомуми кулланылыштагы автоюлларда планлаштырган ремонтлары турындагы белешмәләр тыңланды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе М.Н.Гыйрфанов утырышка йомгак ясап, мәгариф һәм мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренең һәрберсенең юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү буенча эш планы булырга тиешлегенә күрсәтте, юлчыларга ремонтны үзвакытында башкарырга тәкъдим итте.

И.Апачаева.

Фото: http://taratorim.ru/novosti-administracii-naberezhnyh-chelnov/bezopasnost-detey-period-letnih-kanikul-t3786.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250