Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рөстәм Миңнеханов ашыгыч киңәшмә уздырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татфондбанк" һәм "Интехбанк"ның лицензияләре алынуы уңаеннан хокук саклау һәм күзәтү органнары белән ашыгыч киңәшмә уздырды. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Миңнеханов банк активлары читкә чыгарылмаска тиеш дигән бурыч куйды. Әлеге чара банкның зыян күргән клиентларына түләүләрне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Шулай ук Президент банк тармагында кризис килеп чыгуга катнашы булган бөтен затларны җаваплылыкка тартырга дип тә ассызыклады.

Бүген иртән Үзәк банкның "Татфондбанк"ның һәм "Интехбанк"ның лицензияләрен алуы мәгълүм булды.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса