Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Россиядә 21 яше тулмаганнарга спиртлы эчемлекләр сатуны тыярга мөмкиннәр

21 яше тулмаганнарга спиртлы эчемлекләр саткан өчен кибетләрнең лицензияләрен тартып алырга мөмкиннәр.

Ә штрафлар исә берничә тапкырга артачак.

Әлеге проектының башында торган сенатор Вячеслав Фетисов менә шундый планнарны тормышка ашырырга исәбе. Документлар инде Дәүләт думасына тапшырылган.

Вячеслав Фетисов сүзләренә караганда, спиртлы эчемлекләр белән мавыга башлау яше 15 тән 11 елга кадәр кимегән. Статистика буенча спиртлы эчемлекләр кулланган 100 яшүсмернең бары 40ы гына пенсия яшенә кадәр җитә икән. Сенатор фикеренчә, бүгенге көндә 18 яше тулмаганнарга спиртлы эчемлекләр сату тыелса да, бу нәүбәттән административ һәм җинаять җаваплылыгы каралса да, әлеге чаралар гына җитәрлек түгел. Эшмәкәргә штраф түләп котылу кулайрак, чөнки аның әлеге чыгымы яшүсмерлргә спиртлы эчемлекләр сатуын дәвам иткән очракта бик тиз капланачак.

Фетисов әлеге проблеманы хәл иткәндә башка илләр тәҗрибәсенә таянырга киңәш итә. Норвегиядә спиртлы эчемлекләр куллану 20 яшьтән генә рөхсәт ителә икән. Аның фикеренчә, нәкъ менә 21 яшенә җиткән, югары уку йортын тәмамлаган яки эшкә урнашкан яшь кеше генә үзенә спиртлы эчемлекләр куллану кирәкме, түгелме икәнен бәяләргә сәләтле.

"Российская газета"

Фото Интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса