Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район башлыгы мәктәптә рус теле өйрәнә

Аның фикеренчә, артта калган солдат бөтен гаскәрне таркатырга сәләтле...

Айрат Хәйруллин бүген 23 нче «Менеджер» мәктәбендә 7 нче сыйныфта оештырылган ачык дәрестә катнашты. Дәреснең темасы «Использование в предложении деепричастного оборота», ягъни мәсәлән, хәл фигыльнең җөмләдә кулланылышы. Дәреснең башыннан азагына хәтле «эх!» та дими утырган башлык, шөгыльләр тәмам булуга рус теленең куәте хакында сөйләде.
-Бүген мин сезгә ияреп үземнең мәктәп елларына кайтып килдем. Чыннан да, темасы бик җиңелләрдән булмаса да, хәл фигыльнең җөмләдә кулланылышы әйтәсе килгән фикернең тирәнлегенә басым ясарга ярдәм итә. Ә тормышта бу бик кирәк, - диде Айрат Хәйруллин укучыларга. - Артта калган солдат бөтен гаскәрне таркатырга мөмкин. Шуңа күрә бөтен укучыга да тигез мөгалләмәдә булып, игътибарыгызны тигез бүлү шарт, - дип тә өстәде ул укытучыларга мөрәҗәгать итеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса