Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Президент безне ишетте

Район Советы рәисе урынбасары вазифаларын башкару мәгариф идарәсе начальнигы Наҗия Хәйдәровага йөкләтелгән. Ул әлеге ике эшне дә алып барачак. Дин белән бәйле мәсьәләләргә хәзер Әлмәт муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Ринат Шәйхаттаров курьерлык итәчәк - агымдагы атна башындагы киңәшмә әнә шундый хәбәрләр белән башланды.

Район башлыгы Мәҗит Салихов үткән атнадагы чараларга тукталып, үзенең 18 октябрьдә ТР Президенты белән булган очрашуын бәян итте. "Күтәрелгән алты сорауның бишесе уңай якка чишелеш тапты", - дип хәбәр итте Мәҗит Хаҗипович. Рөстәм Миңнеханов "Көнбатыш капка" микрорайондагы 270 урынлык балалар бакчасы төзелешен 2013 елгы программага кертергә күрсәтмә биргән. Үзәк район шифаханәсенә капиталь ремонт һәм реконструкция кирәклеге турындагы сорау да Президент тарафыннан яклау тапкан. Аны таләпләргә килерлек итеп үзгәртеп кору өчен 400 миллион сум тирәсе акча кирәк. Очрашуда ишегалларын төзекләндерү, авария хәлендәге торакта яшәүчеләрне күчерү, лифтлар хакында да сөйләшү булган. Лифтларга тукталып шуны билгеләп үтәсе килә, быел аларның 95 енең, киләсе елда 106 сының куллану вакыты чыга. Аларга реконструкция уздыру өчен 300 миллион сумнан артыграк акча кирәк.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250