Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Перинаталь үзәккә сәяхәт

23 май көнне массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре перинаталь үзәге булган балалар шәһәр шифаханәсендә булды. Максат туачак балаларга ана карынында чагында ук күрсәтелүче хезмәтләр, булачак әниләр белән алып барылган эшчәнлек, заманча җиһазларның үзенчәлекләре белән танышудан гыйбарәт иде.

Якынлашып килүче Балаларны яклау көне алдыннан әлеге чара бигрәк тә зур әһәмияткә ия дип саныйм. Сәламәт балалар - сәламәт киләчәк дигән сүз. Биредә эшләүче табиблар, белгечләр әнә шуны күз уңында тотып эшли дә: әниләргә "дүрт саны да төгәл" булган сабыйлар тудыруга ярдәм итү өчен әлеге сәламәтлек саклау учреждениесендә барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Үз эшләренең осталары булган, югары квалификацияле медицина хезмәткәрләренә ышанып бала гомерен тапшырырга була.

Балалар шифаханәсенең баш табибы Л.Исмәгыйлева билгеләгәнчә, хатын-кыз йөкле чорда организмында нинди дә булса начар якка үзгәреш тойса, паникага бирелә, кая мөрәҗәгать итү юлларын эзли башлый. Бәхеткә, хәзер борчылырлык урын юк дип әйтергә кирәк. 2011 елда булдырылган әлеге учреждениедә йөклелекнең 12 атналыгында ук табиблар баланың һәм ананың сәламәтлеген билгели һәм вакытында кирәкле чаралар күрә ала. Бу көнне без төрле этапларда эшчәнлекне комплекслы күзәтә алдык. Барысы хакында да безгә хатын-кызлар консультациясе мөдире Г.Гыйрфанова тулы мәгълүмат җиткерде. Сәяхәтне без пренаталь диагностика үзәгеннән башладык. Ул быелның гыйнвар-февраль айларында ачылган һәм әлеге чорда 1500 гә якын йөкле хатын-кыз тикшерелгән. Үзәк мөдире П.Арсуева сүзләренә караганда, бүгенге көнгә карындагы баланың 13 катлаулы патологиясе ачыкланып, медицина күрсәткечләре буенча 10 йөклелек туктатылган. Моннан тыш, Даун, Эдвардс синдромы, хромосома авыруы һәм башка сәбәпләр белән 40 ка якын йөклелек өзелгән.

Әлеге үзәк Әлмәттән кала 5 районга хезмәт күрсәтә, Бөгелмә, Лениногорск, Баулы, Ютазы, Азнакай районнарында яшәүче хатын-кызлар да бирегә килеп тикшерелә ала. План буенча пренаталь үзәктә елына 5 меңгә якын хатын-кызга хезмәт күрсәтелергә тиеш. Яңа заманча җиһазлар ана карынындагы баланың 3D рәсемен дә ясарга мөмкинлек бирә. Без моны үзебез дә күреп инандык.

Чираттагы этапта - хезмәткә яраксызлык турында язулар бирә торган бүлмәдә безгә бала туу сертификатлары теркәлүен һәм биредә үк хатын-кызларны поливитаминнар белән тәэмин итүләрен хәбәр иттеләр. Кан алу, анализларны билгеләү лабораторияләре иң мөһим этаплардан санала. Табиб-лаборант Г.Нургалиева журналистларны кан төркемен билгеләү аппаратлары, биохимия, гематология лабораторияләре, микроскопирование бүлмәсе белән таныштырды.

Гаиләне планлаштыру үзәген Л.Гуматова җитәкли. "Татнефть" ААҖ ярдәме белән 2008 елның октябреннән булдырылган заманча шартларда тикшерүләр үткәреп, балага узмаудан дәваланган 234 хатын-кызның бала тудыруына ирешелгән. Бүген 145 гаилә пары учетта тора. Биредә хатын-кызларга да, ир-егетләргә дә ярдәм күрсәтелә, дәвалау курслары үткәрелә. Моннан тыш, әниләр мәктәбендә булачак аналарга психологлар, педиаторлар лекцияләр укый. Яшүсмерләр өчен гаиләне планлаштыру мәктәбе эшләвенә дә игътибарны юнәлтәсе килә. Анда 6 сыйныфта укучы кызларга лекцияләр укыла, хатын-кыз организмы турында тулы мәгълүмат җиткерелә. Шулай ук кызларга тумыштан булган патологияләрне ачыклау өчен УЗИ тикшерүләр үткәрелә.

Табиб-генетик Ф.Ситдикова медицина-генетик консультациясендә генетик паспортлар әзерләү һәм балага узмаудан дәвалау алымнары хакында сөйләде. Шулай ук бу көнне гинекология, реанимация, түләүле хезмәтләр һәм консультацияләр бүлекчәләре, хезмәтләрнең өстенлекле яклары белән дә якыннан таныштык.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250