Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Объектларны – вакытында

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов узган атнада кайбер төзелеш объектларында булды, алардагы эш барышы, проблемалар белән танышты.

Торак йортлар

Хәбәр иткәнебезчә, Нефтьчеләр урамындагы 11 а йортында төзелеш эшләре яңартылды. 45 фатирлы әлеге йорт төзелешенә кешеләр дә өлеш керткән иде. 2004 елда ук эш башланган йортта икенче елны төзелеш туктап кала. Ниһаять, быел боз урыннан кузгала һәм йортның төзелеп бетәчәгенә ышаныч уяна. Хәзер йортның генераль подрядчысы итеп "Стройкомплекс" ҖЧҖ билгеләнде, ә заказчысы "УКС" МУП. Район башлыгы бу объектны үз контролендә тота. Ул бүгенге эш барышыннан канәгать калды. Чынлап та, башкарылган эш байтак: су һәм җылылык белән тәэмин итү системалары салынган, тәрәзә һәм балконнарны монтажлау бара, электр энергиясе белән тәэмин итү разводкасын кую 70 процентка башкарылган, пассажирлар лифтына заказ бирелгән, хәзерге вакытта газ белән тәэмин итү буенча техник шартларны килештерү, соңгы катны өю бара. Йорт график буенча 1 ноябрьгә тапшырылырга тиеш. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, подряд оешмасы эшкә агымдагы елның апрель азагында керешкән иде. Төп эш артта калган дисәң дә була. Фатирларны һәркем үзе теләгән обойларны ябыштырырлык һәм башка җиһазларны урнаштырырлык итеп тапшыру планлаштырыла.

Радищев урамындагы 5 а йортка авария хәлендәге торакта яшәүчеләр күчереләчәк. Мәгълүм булганча, республика программасы буенча быел да дәвам итә. Радищев урамында өч катлы өч подъездлы бу йортта бер һәм ике бүлмәле 30 фатир төзелә. "Өлешче"ләр йортыннан аермалы буларак, биредә җылылык системасы фатир эчендә генә булачак, ягъни һәр фатир ике контурлы казаннар белән җиһазландырылачак. Төзелешнең заказчысы һәм подрядчысы - "Арслан" ҖЧҖ. Бүген бераз графиктан артта калу күзәтелә. "Арслан"лылар август аена кадәр графикны куып җитәчәкләренә ышандыралар. Әлегә алар объектның стеналарын өя башлаганнар. Мәҗит Салихов территориядә иске, корыган, авария хәлендәге агачлар булган очракта аларны кисәргә күрсәтмә бирде.
Район башлыгы "Көнбатыш капка" микрорайонында төзелүче 9 катлы 72 фатирлы торак йорттагы эшләр торышы белән дә танышты. Социаль ипотека программасы буенча төзелүче әлеге йорт 30 августта куллануга тапшырылырга тиеш. Подряд оешмасы "Арслан" ҖЧҖ монда да бераз графиктан артта калган.

  • Графиктан артта калулар булса да, бүген карап чыккан йортларны тапшыру сроклары үзгәрмәячәк , - диде Мәҗит Хаҗипович журналистларга биргән интервьюсында. - Подрядчылар алдына бурыч куелды. Алар аны үтәргә тиеш. Соңгы вакытта төзүчеләр сменаны, эшләүчеләр санын арттырдылар, шуңа күрә графиктан тайпылышны төзәтәчәкләренә шик юк. Артта калуның сәбәбе - ташчылар җитмәүдә. Бу проблема безнең Әлмәттә генә түгел, башка төбәкләрдә дә күзәтелә.

Югары Мактамада яңа клуб

Республикада "Авыл клублары" программасы булдырылды һәм ул бүгенге көндә уңышлы гына тормышка ашырыла. Программага Әлмәт муниципаль районының да өч авылы эләкте. Быел клуб Югары Мактамда клуб, киләсе елда елхвойлылар, 2014 елда чупайлылар яңа мәдәният учагына ия булачак.

Мәҗит Салихов Югары Мактама да булды. Әлеге клуб төзелешенең район башлыгының игътибар үзәгендә булуы очраклы түгел. Чөнки бер-бер артлы ике подряд оешмасын алыштырырга туры килгән. Хәзер монда өченче подрядчы - "Основа С" җәмгыяте эшли. Башта графиктан 50 процентка артта калу булган. Хәзер ул ике тапкырга кыскартылган. Әлбәттә, графикны куып җитү өчен иртәнге сәгать алтыдан кичке унга кадәр эшләргә туры килә. Бер атна элек кирпеч өя башлаганнар, фундаментны яңадан эшләгәннәр, инженерлык коммуникацияләрен сузу буенча эш бара. Клуб төзелеше кысаларында авыл җирлеге башлыгы китапханә төзүләрен дә сорап мөрәҗәгать иткән.

Клуб 300 урынга исәпләнгән. Проектның сметасы 9 миллион 800 мең сум тәшкил итә. Бу акча республика бюджетыннан каралган. Җирле бюджеттан да 1 миллион 300 мең сум акча бүленә. Әлеге сумма инженерлык челтәрләрен төзүгә, төзекләндерү эшләренә юнәлтелә. Югары Мактама клубы ел азагына өлгерергә тиеш. Мәҗит Салихов бәлки планлаштырылганнан алда тапшырырбыз дигән ышанычын да җиткерде.

Мәктәпләрдә капиталь ремонт

Әлмәтнең кайсы гына тармагын алма, бар җирдә төзү-төзекләндерү, реконструкция эшләре күзәтелә. Шәһәр һәм район мәктәпләре дә яңа уку елына матурлана. Ә 2 һәм 7 нче, Урман Кәләе мәктәпләре республиканың мәктәпләргә капиталь ремонт программасына эләкте. Аларда эш ничек бара икән? Район башлыгы Мәҗит Салихов чираттагы ялыннан чыгу белән үк әлеге уку йортларындагы ремонтны урынга барып карады.

Сәяхәт 1953 елда ук төзелгән 2 нче урта мәктәптән башланды. Биредә "Имиджстрой" ҖЧҖ эшли. Теннис кортының һәм төп корпусның түбәсен, спорт залның санузелын, эчке инженерлык коммуникацияләрен ремонтлау, стеклопакетны алыштыру тәмамланган. Спортзал 60 процентлык ремонтланган. Шулай ук төп корпусның санузелын, катлар арасындагы эчке ишекләрне алыштыру, фасадны ремонтлау да әйбәт бара. "Татнефть" ААҖ мәктәпкә бүлеп биргән акча теннис кортының түбәсен ремонтлауга тотылган. Шулай ук спорт залына да косметик ремонт ясалачак.

7 нче мәктәптә эшләр байтак әле. Подряд оешмасы "СК-Капремстрой" ҖЧҖ түбә һәм тәрәзәне алыштыруны тәмамлаган. Эчке инженерлык коммуникацияләрен, санузелны ремонтлау 70 процентлык башкарылган, катлар арасындагы ишекләрнең яртысыннан азы алыштырылган. Җирле бюджет акчасына ясалучы косметик ремонт шулай ук тәмамланмаган, кайбер эшләргә бөтенләй керешмәгәннәр.

Урман Кәләендә башлангыч мәктәптә дә, төп уку йортында да ремонт бара. "СК-Стройкомплект+" ҖЧҖ башлангычлар корпусында эшне тәмамлаган дисәң дә була. Биредә түбәне тулысынча ремонтлап бетергәннәр, тәрәзәләрне, ишекләрне алыштырганнар. Бинага керү урыннарын алыштыру, косметик ремонт кына калып бара. Ә менә төп бинада эшләргә дә, эшләргә. Планлаштырылганнарның кайберләренә керешелмәгән дә әле.

Мәҗит Салихов подряд оешмаларына эшләрне 10 августка кадәр тәмамлау, моның өчен эшләүчеләр санын, сменаны арттыру бурычын куйды. "Без графикны өзә алмыйбыз. Көн яктысыннан нәтиҗәле файдаланырга кирәк. Мин билгеләнгән вакытка сыешырбыз дип уйлыйм", - диде ул һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Ильвир Габдуллинга һәр көнне иртән подрядчылар белән киңәшмә уздыруны йөкләде.

Ирина Апачаева

Автор фотолары




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250